Логотип Магариф уку
Цитата:

Айгиз Баймөхәммәтов укытучыларга багышлап роман яза

Бүген «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыятендә Казанда чыгучы газета-журналларның баш мөхәррирләре яшь, популяр башкорт язучысы Айгиз Баймөхәммәтов белән очрашты. Түгәрәк өстәлне  «Мәгариф» журналы редакция...

Бүген «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыятендә Казанда чыгучы газета-журналларның баш мөхәррирләре яшь, популяр башкорт язучысы Айгиз Баймөхәммәтов белән очрашты. Түгәрәк өстәлне  «Мәгариф» журналы редакциясе оештырды.
Язучының иҗаты һәм биографиясе күп кенә кешеләрдә кызыксыну уята. Кечкенәдән җиде бертуганы белән тулы ятим калып, ачы язмыш сынауларын үткән Айгиз Баймөхәммәтовның балалар йорты тормышын эчтән ачып салган «Калдырма, әнкәй», «Әкиятсез балачак» автобиографик әсәрләре 50 меңннән артык тираж белән уннан артык телдә дөнья күргән иде. Алар бүгенгесе көндә Россиядә милли басмалар арасында иң күп укыла торган әсәрләр булып санала. 2018 нче елда «Урам балалары» повесте дә басылып, популярлык җыеп килә.
Бүгенге көннәрдә Айгиз яңа роман өстендә эшли. Очрашу вакытында ул аның эчтәлеген бераз ачты.
«Үзем белгән мәсьәләләрне язырга тырышам. Язучы үз чорындагы вакыйгаларны чагылдырырга тиеш. Әлегесе вакытта укытучылар тормышына багышланган роман өстендә эшлим. Ник безнең илдә укытучыларга карата мөнәсәбәт тиешле дәрәҗәдә түгел дигән сорау мине нык борчый. Укытучы — илне, җәмгыятьне тәрбияләүче кеше бит. Төп герой - тулай торакта яшәүче укытучы, аның белән килеп чыккан маҗаралар, мәшәкатьтәр турында сүз барачак. Шулай ук җәмгыятьтәге җитешсезлекләр дә чагылачак”, - дип белдерде автор.
Язучы белән тулы әңгәмәне «Гаилә һәм мәктәп» журналының киләсе санында укый алачаксыз.
Рифат КАЮМОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ