Логотип Магариф уку
Цитата:

Айва һәм күрәгәле кабак кайнатмасы

Кирәкле әйберләр:1 кг кабак 1 кг айва 300 г күрәгә 2 әфлисун 2 лимон 2 таякчык дарчин (корица) 1,5 кг шикәр комыЭш тәртибе:Кабак белән айваны шакмаклап турыйбыз. Әфлисун белән бер лимонны иттарт...

Кирәкле әйберләр:
1 кг кабак

  • 1 кг айва

  • 300 г күрәгә

  • 2 әфлисун

  • 2 лимон

  • 2 таякчык дарчин (корица)

  • 1,5 кг шикәр комы


Эш тәртибе:
Кабак белән айваны шакмаклап турыйбыз. Әфлисун белән бер лимонны иттарткычтан чыгарабыз. Барысын калын аслы кәстрүлгә салабыз, шуңа шикәр һәм дарчин өстибез. Яхшылап болгатып, кайнатырга куябыз. Кайнап чыккач, өстендәге элпәне җыеп алып, яңадан 5 минут күпертәбез һәм салкынга чыгарып куябыз. Кайнатма суынгач, тагын
7 минут кайнатып алабыз һәм кабат суынырга калдырабыз. Салкын массага туралган күрәгә өстәп, бер лимонның согын сыгып, 20 минут кайнатабыз.
Кайнатманы стерильләштерелгән банкаларга кайнар килеш тутырып, капкачын каплап куябыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ