Логотип Магариф уку
Цитата:

Азнакайның 1 нче мәктәбенә 100 ел

Җиз кыңгырау моңы җыйды безне,Таныш чыңы һаман колакта. Бер мизгелгә, вакыт, туктап торчы, Без кайттык бит тагын яшьлеккә... Азнакай районында совет мәгариф системасы оешуга һәм Азна­кайда 1 нче урта...

Җиз кыңгырау моңы җыйды безне,
Таныш чыңы һаман колакта.
Бер мизгелгә, вакыт, туктап торчы,
Без кайттык бит тагын яшьлеккә...
Азнакай районында совет мәгариф системасы оешуга һәм Азна­кайда 1 нче урта мәктәп эшли башлауга быел 100 ел тулды. Әлеге юбилейны бөтен район, республика зурлап билгеләп үтте дип әйтә алабыз. Бу уку йортында, шәһәрнекеләр белән рәттән, 41 авылдан җыелганнарын да кертеп, 7 меңләп бала белем алган. Аларның бик күбесе мәктәп интернатында яшәп укый. Мәктәп тарихында ике йөзгә якын аттестат тапшырылган еллар да була, шуңа күрә биредә белем үрләрен яулаган мәктәптәшләремнең юбилейга Мәскәү, Ка­зан, Себер, Казахстан тарафларыннан җыелуы гаҗәп түгел. Район җитәкчелеге, мәктәп коллективы тантананы монда төрле еллар­да укыткан укытучылар өчен дә, аның укучылары өчен дә гасыр вакыйгасы булып истә калсын өчен, зур тырышлык салганнар.
Хатирәләрдә – ил тарихы
– Моның өчен махсус төркем оеш­тырылып, йөзләгән фотолар барлан­ды, архив документлары күтәрелде, – дип сөйли әлеге колачлы эш башында торган Дамир Рашат улы Гыйлаҗев.
Дамир әфәнде – озак еллар мә­гариф бүлеген җитәкләгән педагог. Хәзерге көндә ул – Азнакай башкар­ма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары, шуңа күрә юбилейга әзерлек ба­рышында оештыру төркеме башкар­ган эзләнүләрнең нәтиҗәсе хәйран калырлык булып чыккан да инде.
– Мәктәпнең тарихын, анда укыткан укытучыларны, укучыларны янә бер кат барлап чыктык, – дип дәвам итә сүзен оештыру комиссия- се җитәкчесе. – 100 ел дип әйтергә генә җиңел. Укытучылар, укучылар, әти-әниләр белән кулга-кул тоты­нып, атнага, чиреккә, елга бүлә-бүлә узылган бер гасырлык тарих күздән кичерелде. Никадәр гыйбрәтле язмы­шлар барланды. Йөз еллык эшкә лаек нәтиҗәләр ясалды. 100 ел эчендә мәктәптән 81 чыгарылыш булып, анда 5 меңгә якын бала 10 – 11 классны тәмамлау турында аттестат алган. 61 укучы мәктәпне медальгә (алтын яки көмеш) тәмамлаган.
Азнакайның 1 нче мәктәбе та­рихында кызыклы фактлар байтак. Шуларның берсе педагог һөнәре белән бәйле. Биредә ярты гасыр эчендә 250дән артык укытучы белем биргән булса, аларның шәкертләрен­нән 400гә якыны үзләре остазлары һөнәрен сайлаган. Шул уңайдан мәк­тәпнең иң өлкән укучысы 98 яшьлек Шура апа Асанованы тетрәнми генә тыңлап та булмый.
– 21 нче ачлык елының февраль суыкларында туган бала мин, – дип таныштырды үзен «яшьрәк» сабак­ташлары – 60-70 яшьлек әби-бабай­лар чорнап алган чал чәчле педагог.
– Без иске агач мәктәптә укыдык. Ул вакытта мәктәпнең таш бинасы әле салынып та бетмәгән чак. Мәктәпне 24 кеше тәмалаган идек. Күбебезне Бөгелмәдәге укытучылар мәктәбенә укырга җибәрделәр. Аны тәмамлау­га сугыш чыкты. Егетләребезне пар­та арасыннан яу кырына озаттык. Кадерлеләребезнең күбесе әйләнеп кайтмады. Аларга яшь балаларга бе­лем бирү насыйп булмады. Үзем су­гыш елларында Әгерҗе, Сәпәй, Туйкә авылларында укыттым. Хәер, безнең мәктәптәге чыгарылыштан да мин берүзем калдым инде.
Шура ханымның сызланулы сүзләренә ялгап әйтик: 1 нче мәктәптә укытучылары һәм укучылар арасыннан 104 кеше шул тиңдәшсез яу кырында Ватан азатлыгы өчен башларын салган.
Мәктәпне 1953 елны тәмамлаган 86 яшьлек Илгизә апа Дәүләтшина очрашуга уллар һәм кызлары белән бергәләп килгән. Дүрт баласының өчесе әниләре укыган шушы мәктәп­не тәмамлаган икән. Балаларына гел сөйли торган истәлекләрен ул янә яңартты.
– 20 чакрымдагы Мәлбагыштан җәяү йөреп укыдым. Тулай торактан урынны 10 нчы класста гына бир­деләр. Укыйсы килү теләге бик көчле булгандыр, фатирда яшәп булса да, мәктәпне тәмамлап чыгарга ты­рыштым, – дип уртаклашты ул яшьлек хатирәләре белән. – Яшь барган саен, бергә укыган иптәшләрем, укытучы­ларым – мәрхүм Махиян Харисович, Хаҗәр Фәттаховналарны сагыну хисе көчәя генә бара. Хаҗәр апа Азнакай­га кадәр безнең авылда да укыткан иде. Ул минем әти үргән чабаталарны җитәрлек киде.
Укытучыларны да колхоз эшенә йөртү бар иде бит элек. Кырда – аги­татор, клуб сәхнәсендә артист иде алар барысы да, – Илгизә апа ис­тәлекләренә чыгыш ясаучы өлкән буынның башка вәкилләре өстәгән­нәрне дә кушсаң, аларның хөрмәтле педагоглары Әхсән Туйкин, Саҗидә Закирова, Мофаздал Латыйпов, Сә­лимә Хәйруллина, Габделхак Мәйлү­нов, Әминә Ханнанова, Гыйлемдар Әхмәдиев чын мәгънәсендә оҗмах ияләредер.
Иске мәктәп, яңа мәктәп...
Безне хатирәләргә күмгән 1 нче мәктәп иске бинасыннан 2014 ел­ның беренче сентябрендә Просторная урамында төзелгән өч катлы, заман­ча җиһазландырылган өр-яңа бина­га күчте. 42 кабинет, 8 лаборатория, компьютер кабинеты, 4 остаханә, ки­тапханә, 2 уку залы, спорт залы, хорео- графия кабинеты, актлар залы, кон­ференция залы, беренче сыйныфлар өчен йокы бүлмәләре, автокласс, бас­сейн – өлкән буынның төшенә дә кер­мәгән уңыйлыклар тудырылган монда. Менә шуның кадерен дә беләләр икән якташларым. Хәтта ашханәләре дә гади генә түгел. Россиякүләм бәйгенең республика этабында 3 нче урынга ирешеп, «Иң яхшы мәктәп ашханәсе» буларак танылган.
Мәктәпнең яшь директоры Гүзәл Идрис кызы Муллагалиева төпле, иҗади коллективны җитәкли бүген. Беренче чиратта РФ Президенты, «Иң яхшы укытучы», «Укытучы-эксперт» грантларына ия Якупова Гүзәл Аль­берт кызы, кайчандыр үзе дә шушы мәктәптә белем алган Усманова Рә­зилә Фәндәс кызы кебек бөтен эшкә курыкмыйча тотына торган укытучы­ларга таяна ул.

Дөрес, бүген Мәктәп урамындагы бинаны кем генә күрсә дә, иске димәс. Шундый итеп яңартканнар: танырлык түгел. Юбилей тантанасына кайткан кунакларны, туйга әзерләнгән кыз ке­бек, чын-ясау булып каршылады ул. Йөзьяшәр уку йорты өчен яңа бина торгызылуын белсәләр дә, яшьлек ха­тирәләре белән күзгә-күз очрашырга теләгәннәр иң башта менә шул «иске», истәлекле бинага агылды. Хәзер кор­рекция мәктәбенә әйләнгән бина мондый умарта күче кебек кайнаган чакларын күптән оныткан булгандыр. Ишек алдыннан ук кеше туе. Шунда ук кайнап утырган самовар янында күптән күрешмәгән сабакташлар, бер-берсен бүлдерә-бүлдерә, мәктәп хатирәләрен яңарта. Мәктәп эче дә шундый ук болгавыр халәттә кебек. Тик шушы ыгы-зыгының да үзенә күрә бер тәртибе бар икән. Һәркем, 30, 40, 50 еллык вакыт пәрдәсен күтәреп, туп-туры үз классына ашыга. Ә анда чәчләрен бәс сарган сабакташлар. Менә-менә кыңгырау тавышы яңгы­рар да, сыйныфка я Тәрәкыя Нәҗи­повна, я Нәкыя Сәлимовна, Римма За­риповна, я булмаса бөтен авырлыгын бер аягына төшереп, Нәсимә Гафия­товна, я һәр җөмләсен өздереп әйтә торган Җәвәһирә Мөхлисовна, Разия Хәйдәровна, я «Әйдәгез, укучылар, үткән дәресне тәкрарлап куйыйк», – дип, Әсма Мөхәммәтҗановна, я йом­шак кына басып, Нәзира Хаббановна Илгизә Закировна, бөтен мәктәпне «раз-два»га бастырган Самат Сәетбат­талович, я җил-давыл булып, үз фәне өчен кыя булган Люция Абдулловна, Фазыл Камилович килеп керер күк. Барысын да санап кына бетерерлек тә түгел. Вакыт аяусыз, кайберләре инде арабызда юк, аларны сагынып кайтканнарга, яраткан укытучылары­на сәлам бирә алмауларына үкенеп, яшьлекне сагыну хисләрен яудыры­рга гына кала. Аның каравы бәйрәм кунакларын, класс саен йөреп, район башлыгы Марсель Зөфәр улы Шәй­дуллин үзе сәламли. Мәктәпне 34 ел дәвамында җитәкләп, аның данын Россиягә таныткан Мөнир Мөгавия улы Абдуллин аерым сәламләү һәм рәхмәт сүзләренә лаек.
Тарихка күз салсак, төрле елларда бу мәктәп белән 26 директор җитәкчелек иткән. Төрле буын укучылары Мөстәкыймов Шираз Мөхетдинович, Хәмитова Нәкия Дәүләтовна, Хәмзин Хәләф Хәмзинович, Усманов Самат Сәетбатталовичларның исемнәрен телгә алганда юкка гына сүзне 1 нче мәктәп дип башламыйлар инде.
Кемне хөрмәтлибез?
Директорларны зурлауның иң юга­ры ноктасы Азнакай 1 нче урта мәк­тәбен 19 ел җитәкләгән Бөек Ватан сугышы ветераны, Дан ордены кава­леры, РСФСРның мәгариф отличнигы Хәмзин Хәләф Хәмзә улына багыш­ланган мемориаль тактаны ачу булды дисәк, дөрес булыр. 36 яшьлек фрон­товикны 1958 елда шушы җаваплы эшкә билгеләп куялар. Ул үзе дә – 1 нче мәктәп шәкерте. Әлкәйдә 7 сый­ныф укыганнан соң, егет, 1940 елда урта мәктәп тәмамлап, армиягә китә. Бер елдан сугыш. Ленинград оборо­насы. Каты яралану... Укучылары хә­терлидер: Хәләф Хәмзичның уң аягы тездән бөкләнми иде. Хәтта кабине­тындагы өстәл астында директорның аягын күтәреп кую өчен тактадан ясалган махсус җайланма бар иде. 1 нче мәктәпкә билгеләнгәнче Хәләф Хәмзич, Бөгелмәдә укытучылар мәк­тәбен һәм Казанда педагогика инсти­тутының табигать-география факуль­тетын тәмамлап, Чатра, Кәкре Елга мәктәпләрендә укыткан, Урманайда – завуч, Уразайда директор булып эшләргә өлгергән.
– Икесе дә укытучы булган әти- әниемнең, бер ат арбасы бала, ике чемодан китап төяп, авылдан-авыл­га күченеп йөрүе, ниһаять, 1958 елда туктады. Мин ул чакта 3 нчедә укый идем инде, – дип искә ала Хәләф ага­ның олы кызы Нәсимә Камалиева.
– Үзебез алты почмаклы өй салып кергәнче, ике елга якын таш мәктәпнең бер почмагында яшәдек. Шуңа күрә әтинең: «Иң авыры мәктәпне җылыту булды. Һәр елны 800 – 900 кубометр утын әзерләү өстенә, аны икенче кат­ка күтәреп ташу авыр һәм мәшәкатьле эш иде», – дип сөйләгәннәрен яхшы хәтерлим. Мәктәпнең «полуторка» ма­шинасы һәм аты бар иде. Классларны җылыту өчен ярган утынны әрдәнә­гә өю һәм печән өмәләрендә үземә дә катнашырга туры килгәләде. Әти­гә кадәр директор булган Хәмитова Нәкыя апа һәм аның ярдәмчесе Вә­лиев Малик абый мәктәпкә пар кертү өчен инде шактый эш башкарган бул­ганнар. Ниһаять 1959 елда мәктәпкә пар килде, әмма әле укучылар да, укы­тучылар да берничә ел җылыга тие- нә алмый азапланды. 3 км ераклыктан килгән парның җылысы калмый иде шул, – дип, кайбер мизгелләргә аерым игътибарны юнәлтте гомерен журна­листикага багышлаган Нәсимә ханым. – Бер гасырга бер генә булган мондый тантанага без – әтинең барлык бала­лары һәм оныклары җыелдык. Бу – әтине генә түгел, гомерен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган барлык якташларны хөрмәтләү танта­насы! Әтием райондагы иң олы мәк­тәпкә җитәкчелек итү дәверендә аның имзасы белән 2236 аттестат бирелгән! Әле бит 8 нче сыйныфтан соң техни­кумнарга, училищеларга китүче, эшкә керүче балалар күпме! Ярты район бит без! Кайда бар тагын шул кадәр укучылары булган легендар мәктәп!
Андый мәктәпләр бар-барын. Тик аларны Азнакай район хакиме Мар­сель Зөфәр улы Шәйдуллин коман­дасы кебек зурлау, урыннарда педа­гогиканы үстерүгә чиксез зур өлеш керткәннәрне барлауга игътибар җитеп бетми. Ә биредә аны, һәркем­нең мөстәкыйль томышка юл башы мәктәптән башланганын истә тотып, халык бәйрәменә әйләндерделәр. Көн буена планлаштырылган бәйрәмнең тантаналы өлеше район һәм шәһәр мәдәнияте йортында дәвам итте. Шу­лай итеп, 100 елга бер булган очрашу мәктәп тормышында гына түгел, элек­кеге укучылар, укытучылар күңелен­дә дә якты бер сәхифә булып тарихка кереп калды.

Расиха ФАИЗОВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ