Логотип Магариф уку
Цитата:

«Бүтән урлашмыйм»

Казанда урнашкан балигъ булмаган хокук бозучыларны вакытлыча яшәтү үзәгендә ТР Эчке эшләр министрлыгының участок полицияләренең эшчәнлеген оештыру һәм балигъ булмаганнар белән эшләү бүлекчәләре идарәс...

Казанда урнашкан балигъ булмаган хокук бозучыларны вакытлыча яшәтү үзәгендә ТР Эчке эшләр министрлыгының участок полицияләренең эшчәнлеген оештыру һәм балигъ булмаганнар белән эшләү бүлекчәләре идарәсе җитәкчесе урынбасары Лариса Осипова журналистлар белән очрашты, узып баручы елның эш нәтиҗәләре белән таныштырды.
– Балигъ булмаганнар арасында иң киң таралган тәртип бозу караклык һәм талау, – Лариса Осипова. – Тәҗрибә дә, саннар да шул турыда сөйли. Әйтик, бүгенге көнгә 721 хокук бозу теркәлгән икән, шуның 438 е – караклык, 69ы – талау, 38е – янап акча алу. Балалар еш кына әйберне кирәктән дә урламый, моңа күбрәк гади кызыксыну, тәрбия җитмәү һәм кылган гамәле өчен җаваплылык хисе булмау сәбәп була. Әнә шундый ялгыш юлга баскан үсмерләргә әлеге үзәктә дөрес юнәлеш күрсәтергә тырышабыз. Аларның күбесе җитеш булмаган гаиләләрдән. Нәкъ менә әти-әни тарафыннан игътибар булмау, алай гына да түгел эчүчелек кебек начар үрнәк күрсәтү балаларның туры юлдан тайпылуына китерә дә инде. Бу үзәктә, беренче чиратта, бала әнә шул ирекле тормыштан, нәрсә тели – шуны эшләп йөрүдә чикләнә. Икенчедән, белгечләр тарафыннан көчле аңлату эшләре алып барыла.
Балигъ булмаган хокук бозучыларны вакытлыча яшәтү үзәгенә балаларны республиканың бөтен районнарыннан китерәләр. Гадәттә, монда алар 2 тәүлек, хокук бозу җитди булган очракта суд карары нигезендә 30 тәүлек яши. Мисал өчен, 13 яшьлек Данилны Түбән Камадан кичә кич китергәннәр. «Сентябрь аенда дустым Антон белән ишегалдындагы бер малайның скейтбордына кызыктык та, озак та уйлап тормыйча тартып алдык та чаптык, – дип сөйли ул. – Тик Антон минем белән бүлешергә теләмәде, скейтны үзенең өенә алып кайтып китте. Мин әлеге вакыйга турында ачыктан-ачык әнигә сөйләп бирдем. Без Антон белән хәзер икебез дә монда килеп эләктек. Бүтән урлашырга теләмим, миңа бик уңайсыз».
Балалар кайда да балалар. Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре әнә шулай ди. Ел саен погонлы хезмәткәрләр тормыш сукмагында адашып, авыр хәлдә калган балалар янына Кыш бабай һәм Кар кызы образында килеп, аларга бәйрәм ясый. Бүген исә алар үзәктәге малай һәм кызларны котладылар, күчтәнәчләрен тапшырдылар. Ә балалар үз чиратында Кыш бабайга киләсе елда тәртипле булырга сүз бирде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ