Бүләкнең ниндие юк

Бу арада кибетләрне гүзәл затларның күңеленә хуш килерлек бүләк эзләгән ир-егетләр штурмлады. Иманым камил, бөтенесе үк булмаса да — күбесе гадәти булмаган бүләк эзли. Хәзер кибеттә юк әйбер юк бит инде ул. Нәрсә эзләгәнеңне генә белергә кирәк… Халык шагыйре Равил абый Фәйзуллин ул көнне бүләк мәсьәләсендә озак уйлагандырмы юкмы, белмим, иллә мәгәр аның мәктәптә укыгандагы рус теле укытучысы, класс җитәкчесе 87 нче язын каршылаучы Наилә Каюм кызы Әхмәтова би-и-и-к канәгать иде. Билгеле инде, Наилә ханым мондый бүләк, мондый сюрприз турында хыялланмаган да. Юкса “Равиль, сез мине шуның кадәр дә зурлыйсыз, күтәрәсез хәтта миңа бер кадәр уңайсыз да,”- дип кат-кат кабатлар идеме ул?!! Дөрес, 54 ел мәгариф системасында эшләү дәверендә кемнәрне генә укытырга туры килмәгәндер Наилә Әхмәтовага. Намуслы хезмәте бәрабәренә «Хезмәттәге батырлык өчен», “Казанның 1000 еллыгы” медальльләренә ия булса да, нигәдер бернинди протоколсыз, приказсыз элеккеге укучылары Равиль белән Шура тарафыннан әзерләнгән әлеге бүләктән дә олысы юк кебек иде аңа ул көнне.
-Мин аларны сигезенче класста укыта башладым. Равил ул мәктәптә укыганда ук олыларча фикер йөртә торган кеше иде. Равил Фәйзуллин, Масур Вәлиев — алар класста ике отличник иделәр. Ә менә Шура тыйнак кына, мөлаем гына керәшен кызы булып хәтердә калган. Укытучы булып китәр дә, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены кавалеры буларак, Шурабызның рәсеме Казан мәйданнарының берсендә Мактау тактасында торыр дип кем уйлаган? — ди Наилә ханым озак еллар буе Казанның 8 нче гимназиясендә физика укыткан Александра Илларионвна Козловага ымлап. Мәктәп елларындагы хатирәләрне күңелдә кабат-кабат яңарткан, фотолардагы һәр мизгелгә диярлек сабыйларча җан өрергә, тергезергә тырышкан гаҗәеп җылы очрашу иде ул. Телисең әдәби кичә, телисең күчмә театр дип ата инде син аны. Яшьләр телендә “фатирник” дип тә атыйлар әле аны хәзер. Әгәр дә инде кунак булып халык шагыйрьләре Равиль Фәйзуллин, Гәрәй Рәхим һәм табын янында берүзе биш кешегә торырлык юморист, сатирик язучы, популяр җырлар авторы, шагыйрь… Алмаз Хәмзин килгән икән, ул инде башкача була да алмый. Ике укытучы җыелган җирдә педсовет була дисәләр, монда өч язучы… Димәк, әдәби марафон булачак дигән сүз.
Сүз иярә сүз чыгып, шунысы да ачыклана, Шәйхи Маннурның туганнан туган сеңлесе дә икән әле Наилә ханым. “Абый үзенең “Муса” романын безнең өйдә – Тәкәнеш (хәзерге Мамадыш) районы Тулбай авылында язды. Ул чагында минем Казан Дәүләт педагогика институтында укып йөргән чаклар әле, — ди ул кайбер нәрсәләргә ачыклык кертеп. Ул да булмый кунакларның игътибарын үз куллары белән күчереп язган шигырьләр бәйләменә юнәлтә Наилә ханым. Әлбәттә инде Равил Фәйзуллинныкылар.Фәлсәфи лирикага корылган шигырьләр… Ул инде аларны яттан да белә булса кирәк.
Син — теләп алган сагышым,
Син — теләп алган ярам.
Туеп кем дә китә ала,
Яратып китеп кара.
Үз-үземә каршы килеп,
Мин синнән китеп барам…
Хәлемне сорама
Теләсәң, син үзең
Мин булып кара…
Игътибар үзәгендә, берсүзсез, әдипнең күптән түгел генә басылып чыккан «Гомер калейдоскобы» китабы. 500 дән артык фоторәсем һәм аларга белешмә-аңлатмалар китерелгән әлеге саллы китаптагы фтотосурәтләр арасыннан мәктәп елларына барып тоташканнары да бар. Укучылары арасында утыручы яшь, мөләем Наилә ханымны танып алуы авыр түгел. «Менә шулай Равил аркасында тарихка кереп калабыз инде»,- ди ул. «Мәгариф» журналының 2018 ел, декабрь санын да кызык өчен генә алып килмәгән иде Равил ага. Анда да сюрприз көтә иде Наилә Каюмовнаны.
Шигырь уку дәвам итә.
— Гәрәй Рәхимнең бу шигырен укысаң, тарих китабын укып тормасаң да була. Бу үзе тарих бит. Каян табып, каян белеп бетердең син моны?- ди өлкән мөгаллимә соклануларын яшермичә. Күр инде:
Себергә себерелгән,
Чиләбедә чиләнгән
Оренбурда орылган
Каргалыда каргалган
Синдер татар кешесе…
Шулай итеп, моңа кадәр бераз тын гына утырган Гәрәй Рәхим сүз ала. «Күңлемә килгәнне яздым»,- ди ул һәм ашыкмый гына Мәскәүдә Сергей Михалков кул астында эшләгән елларда булган кызыклы вакыйгаларны барлауга күчә. Гәрәй аганың каләмдәшәре бу вакыйгалар хакында инде ничәнче кат тыңлый торгандыр — анысы караңгы. Шуңа да карамастан, кыйссаның иң югары ноктасына җитүен түземсезләнеп көтә бирәләр. Мәскәүдә Кремльнең иң мәртәбәле сараеда СССР Язучылар берлеге съездыннан соң узган мәҗлестә, тугарылып китеп, керәшен татарларының җыруларын җырлап утыру кемгә тәтегән соң әле ул? Сүздән салмак кына суза-суза керәшен җырларына күчә әдип:
…Алма килә яшел яшниктә
Әйттереп тә калыйк әле яшлектә.
Алма килә, яшел яшел яшниктә…
Әлеге очрашуда йөкнең авыр башы Алмаз Хәмзинга төште дисәк арттыру булмаячак. Чөнки ул сүз ала икән, үзен генә түгел, Ельцинны да, Горбачевны да, тагын әллә кемнәрне «эшкә җигәчәген» көт тә тор. Алмаз абый турында сөйләүгә караганда, аның үзен тыңларга, пародияләрен күрергә кирәк. Табын янында булуына да карамастан, милләт язмышы, тел язмышы турындагы җитди шигырьләр дә Алмаз Хәмзин башкаруында бик урынлы яңгырады. Бара торгач, бүләк көтелгәннән дә саллырак, матуррак, купшырак килеп чыкты. Наилә ханымнан да битәр, укытучысы хөрмәтенә менә шундый гамьле дә, ямьле дә бүләк уйлап тапкан Равил ага үзе бик канәгать иде.

Расиха ФАИЗОВА

Добавить комментарий