Логотип Магариф уку
Цитата:

БАКЧАДА БАЛА ШӘХЕСЕ – БЕРЕНЧЕЛ

Казан шәһәренең Совет районында урнашкан татар телендә белем һәм тәрбия бирә торган 162 нче «Чулпан» балалар бакчасы, беренче карашка, башкалардан әллә ни аерылмый да кебек. Бердәм коллектив, шат күңе...

Казан шәһәренең Совет районында урнашкан татар телендә белем һәм тәрбия бирә торган 162 нче «Чулпан» балалар бакчасы, беренче карашка, башкалардан әллә ни аерылмый да кебек. Бердәм коллектив, шат күңелле сабыйлар. Ата-аналарны да «эшкә җиккән» бу бакчаның нәниләрне төрле яклап үстерүгә юнәлдерелгән эшчәнлеге белән танышканнан соң, һәр юнәлешнең үзәгендә бала шәхесе торуын аңлыйсың.
ДУСЛЫК НИГЕЗЕ – БЕРДӘМЛЕК
Татарстанда 170тән артык милләт вәкиленең бердәм-тату булып яшәвенә республикадан читтә яшәүчеләр дә даими игътибар итә. Бу күренешнең сере бик гади: бездә һәр кешегә үз гореф-гадәтләрен саклау, аны үстерү өчен мөмкинлек бар. Өлкән буын моны яхшы аңлый, ә менә нәниләргә милләтара дуслыкның ни икәнен мисаллар аша күрсәтергә кирәк. «Бүгенге көндә барыбыз да тормыш куа. Әмма сабыйларның күңелен матди чынбарлык белән генә туендырып булмый, аларга рухи кыйммәтләр барлыгы турында сөйләргә, безнең белән бер тирәлектә яшәгән башка халыкларның да көнкүреше белән таныштырырга, күңелләрендә толерантлык хисләре тәрбияләргә тырышабыз», – дип сөйли безгә өлкән тәрбияче Рузилә Абдуллина, бакча белән танышып йөргәндә. Идел буе халыклары фольклоры белән танышу аша бала шәхесен үстерүгә багышланган чараларда тәрбиячеләр халык һәм автор әкиятләренә мөрәҗәгать итә.
Әлеге мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенә ике йөзгә якын төрле милләт сабыйлары йөри. «Сөйләшсәк тә төрле телләрдә, аңлашабыз дуслык телендә», – дип такмаклый алар. Үсеп килүче буынны тормышка яраклаштырып тәрбияләүдә өч яклы эш алып бару гына уңышка китергәнен барыбыз да яхшы аңлый. «Чулпан»да да балалар, әти-әниләр, педагогларның бер йодрык булып эшләве сизелә. Бакча мөдире Рәсимә Вәлиеваның сүзләре дә бу фикеремне куәтли генә: «Бары балалар, әти-әниләр, тәрбиячеләр белән бердәм эшләү нәтиҗәсендә генә милли мохит тудырып була. Шуңа да бакчадагы һәр чарада диярлек ата-аналар да актив катнаша, балаларның сәләтләрен үстерүдә тәрбиячеләр белән киңәшләшеп эшли», – ди ул.
Теориядән китеп практикага күчү нәниләр белән эшләүнең бер мөһим шарты булып тора. «Бала өчен теге яки бу нәрсәне сүз белән генә аңлату җитми, сабый күңелендә аерым бер хәл-әйбер турында күзаллау тудырыр өчен, ул аны я тотып карарга, я күзәтергә тиеш», – ди психологлар. Шуңа күрә инде традициягә кергән чаралар белән
беррәттән, бакчада: «Сабантуй», «Май чалу», «Саескан», «Осенин», «Акату», «Саварни» («Яз каршылау») кебек Идел буе халыклары бәйрәмнәре үткәрелә. Бу чараларда төрле халык әкиятләре сәхнәләштерелә, халык җырлары һәм биюләре башкарыла. Балалар шулай ук татар, рус, башкорт, чуваш, мордва, мари, удмурт милли ризыклары белән дә танышкан. Һәр эштә педагоглар ата-аналар ярдәменә таяна. «Без шундый төрле» дип аталган рәсемнәр күргәзмәсен оештыруда да әти-әниләр катнашканы сизелә – балалар белән бергә төрле милләт вәкилләрен рәсемгә төшерергә булышкан алар. Ата-аналар шулай ук курчаклар өчен төрле милләт вәкилләренең костюмнарын тегү, фоторәсемнәр, түштамгалар һәм башка әйберләрне үз эченә алган туган якны өйрәнү почмагы булдыруга җәлеп ителгән. «Үзләренең нәсел шәҗәрәләрен төзү дә ата-ана һәм балаларны берләштерүнең үтемле бер чарасы булып торды», – ди Рузилә Вәгыйзь кызы.
Сүзгә татар теле тәрбиячесе Надия Вәлиева кушыла. «Шәһәр мохитендә тәрбияләнгән балалар татарчаны беләме?» дигән сорауга күпмилләтле балалар бакчасы белгеченең үз җавабы бар. «Бу мәсьәләдә күп нәрсә гаиләдән тора. Даими аралашу нинди телдә булса, сабый шуны тизрәк ота. Нәниләр белән Идел буе халыкларының фольклорын өйрәнүдә инновацион алым куллану кысаларында җиде милләт тарихын, аларның тел үзенчәлекләрен, милли киемнәрен, ризыкларын өйрәндек. Махсус милли костюмнар тектердек, ачык дәрес тә күрсәттек. Бик кызыклы, мәгълүматлы чара булды. Балалар чуваш, татар, рус һәм башка телләрдә дә бик оста сөйләделәр. Шөкер, хәзер дәреслекләргә кытлык юк. Балалар бакчасында интерактив такталар, дәрес алып барырга кирәкле барлык җиһазлар да бар. Музейларга еш йөрибез. Болар барысы да телне, аерым бер халыкның башкалардан аерылып торган сыйфатларын күрергә ярдәм итә, – ди эшчәнлегендә балаларга атап иҗат иткән үз шигырьләрен даими кулланучы Надия ханым.
ЭКОЛОГИК ТӘРБИЯ
Куе урман уртасында урнашкан зәңгәр күл турындагы әкиятне җир йөзендәге барлык кешегә укырга киңәш бирәм, чөнки табигать байлыкларыннан файдаланырга яратсак,та үзебездән соң чисталык калдыру хакында тырышабызмы икән? Ә менә башкаланың 162 нче балалар бакчасына йөрүче Ясминә, нәни булуына карамастан, әлеге зур проблемага игътибар юнәлтергә булган – әнисе белән бергәләп «Сакчы бакалар» дигән әкият язган.
«Алар, сайраша-сайраша, төне буе бер-берсенә су шешәләрен, пакетларны, башка таркалмый торган чүпләрне бирешеп, шушы урман
янындагы авылга алып барып ташлаганнар. Бәлки шуннан соң халык күл буендагы аланлыкны, күлне пычратудан туктар дип уйлаган алар». Һәм максатларына ирешкәннәр бит! «Әкият һәрвакыттагыча уңышлы тәмамлана, ә тормышта уңай нәтиҗәләргә ирешү өчен шактый күп көч түгәсе бар», – диләр тәрбиячеләр. Әти-әниләрне һәм балаларны кулларына каләм алырга этәргән проект-бәйге «Әкиятләр илендә» дип атала. Аны тормышка ашыруны педагоглар ике юнәлештә алып барган: берсе нәниләргә әхлакый тәрбия бирү булса, икенчесе нәниләр күңелендә әйләнә-тирәгә сакчыл караш орлыклары салу. Ясминәнең иҗат җимешен сәхнәләштереп, башка балаларга да күрсәткәннәр.
Эшчәнлектә танылган каләм ияләренең әсәрләрен дә киң куллаучы тәрбиячеләр Рафис Корбанның «Керпе малае дуслар эзли» әкияте мисалында шулай ук ике койрыкны берьюлы тотканнар. Энәле булганга беркем дә уйнамый дип уйлаган керпе тунын салып ата. Әмма әкиятне дәвам итәргә дигән бирем алган сабыйлар дуслыкның тышкы кыяфәткә бәйле булмавын, бер-береңә карата йомшак мөгамәләдә булырга кирәклеген аңлаган. Ә сюжетны бераз үзгәртеп язылган энәсез калган керпе тарихы кулланылган батарейкаларны теләсә кая ташламау кирәклеге хакында искәрткән.
2013 елдан халыкара «Яшел әләм» эко-мәктәбе программасына кушылып китү дә эшчәнлекләрендә яңа проектлар уйлап табуга этәргеч булган. Шуларның берсе «Миләүшә гөлләре» дип атала. «Әниләргә 8 март бәйрәме алдыннан оригиналь бүләк ясау турында уйлый башладык. Һәр хатын-кыз үзенә чәчәк бүләк иткәннәрен яратканлыгын, ә кисеп алган чәчкәләрнең гомере кыска икәнен беләбез инде, шуңа күрә мәңге сулмас гөлләр бирергә булдык. Миләүшә берничә дистә төре булуын ачыкладык», – ди Рузилә Вәгыйзь кызы. Үзең карап үстергән нәрсә күңелгә якынрак була шул. Әниләренә бүләк иткән гөлләрне өйдә сабыйлар үзләре кайгырта: туфрагын йомшарта, вакытында суын сибә. Бала күңелендә җаваплылык тәрбияләүнең үзенә күрә үтемле бер алымы бу. Бакчада тәрбияче апалар да бүлмәгә ямь бирүче әлеге гөлләрнең язмышы белән әледән-әле кызыксынып тора, аларга бәйле рәсем дәресләре үткәрә, сабыйлар белән пластилиннан яисә аппликация рәвешендә төрле эшләнмәләр ясыйлар икән. «WhatsApp кушымтасында махсус чат ачтык. Шунда әниләр гөлләренең чәчәк аткан чагын фотога төшереп җибәрә. Бер-берсеннән алып, яңа төрләрен үрчетү үзенчәлекләре белән таныштыра», – ди өлкән тәрбияче. Әлеге тәҗрибәне «Яшел әләм» халыкара проектында катнашучылар белән дә уртаклашканнар, Татарстаннан алып киткән гөлләр хәзер чит илләрдә дә чәчәк ата
башлаган. «Фотоотчет җибәргәннәрен көтәбез», – ди биолог-селекционер Мичурин эшен дәвам итүче тәрбиячеләр.
«Чулпан»да эшләүче һәм тәрбияләнүчеләрне чын мәгънәсендә бакчачылар дип атарга була. «Алмагач киләчәге» дип исемләнгән тагын бер проект белән танышканнан соң, күңелдә шундый фикер туа. Моннан берничә ел элек «Шәһри Казан» газетасы редакциясе оештырган бәйгедә катнашып откан алмагач үсентесен алырга әти-әниләр һәм балалар белән бергә барганнар. «Юл уңаеннан редакция эшчәнлеге белән дә таныштык. Яраткан газета-журналларның өйләренә килеп җиткәнче нинди юл үтүе белән танышу, журналистлар белән очрашу өлкәннәр өчен дә, нәниләр өчен дә кызык булды», – ди проектның башында торган өлкән тәрбияче. Яшь алмагачны бакча яны участогына утыртуны да күңелле итеп оештырганнар. Фикер алышып, «Киләчәк» дип исем биргәннәр һәм җыеп алачак уңышны урнаштыру буенча бергәләп план корганнар. «Кемдер сок ясау заводы төзергә тәкъдим итте, бер бала алма сатар өчен кибет ачарга булды. Ә бер игелеклесе булачак алмаларны инвалид балаларга өләшергә кирәк дигән фикер әйтте. Бусы – әти-әниләр һәм тәрбиячеләрнең кулга-кул тотынышып эшләве, сабыйлар күңелендә мәрхәмәтлелек, миһербанлык, кайгырту хисе тәрбияли алуның матур бер нәтиҗәсе», – ди эко-мәктәп кысаларында уңышлы тәҗрибәләре белән уртаклашканнары өчен дүрт әләмгә ия булган бакча мөдире Рәсимә Вәлиева, балалар үсешендә бакчаның әһәмияте барлыгын тагын бер кат ассызыклап.
Ландыш НӘСЫЙХОВА
Фотолар балалар бакчасы архивыннан

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ