Логотип Магариф уку
Цитата:

«Бәхет пилмәне» күпләрне елаткан

Апрель ае – Туган тел, Тукай айлыгы. Ә инде Президентыбыз тарафыннан Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге дип игълан ителгән елда уздырылган айлык тагын да көчлерәк бәйрәм төсмере алды. Безнең Көек-Ер...

Апрель ае – Туган тел, Тукай айлыгы. Ә инде Президентыбыз тарафыннан Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге дип игълан ителгән елда уздырылган айлык тагын да көчлерәк бәйрәм төсмере алды. Безнең Көек-Ерыкса урта мәктәбендә, авылыбыз китапханәсе белән берлектә, чираттагы Шигырь бәйрәме узды. Әмма әлеге шигырь бәйрәме башкаларыннан күпкә үзгәрәк иде, чөнки бездә кунакта тере шагыйрь һәм язучылар! Заманында мәктәбебездә урта белем алып, бүгенгеге көндә Татарстан, Удмуртия һәм Россия Журналистлар берлекләре әгъзасы, язучы, Шәйхи Маннур һәм Риза Шәфи исемендәге премияләр лауреаты, «Шаян ТВ» телеканалында тәрҗемәче булып эшләүче Амур Фәләх, Татарстан Республикасының атказанган укытучысы, язучы, шагыйрә, тумышы белән булмаса да, тормышы белән безнең авылдашыбыз (чөнки тормыш иптәше безнең авыл егете), Шәйхи Маннур исемендәге әдәби премия лауреаты, Түбән Камадагы «Сөембикә» балалар бакчасы мөдире Нурзия Мирхазова, лаеклы ялдагы укытучыларыбыз, иҗат өлкәсендә армый-талмый хезмәт куючы, бүген дә актив иҗат итүче Рәсимә апа Галиева белән Рәим абый Гобәев булдылар.

Шигырь бәйрәме җыр-моң белән үрелеп барды. Укучылар кунакларыбызның шигырьләрен укыдылар, җырчы, биюче балаларыбыз чыгыш ясады. Бер төркем укучылар Амур Фәләхнең «Бәхет пилмәне» исемле хикәясен сәхнәләштергәннәр иде. Бу күренешне караганда бик күпләрнең күзләренә яшь килде. Кунаклар укучыларыбызның күңелен бик тиз яулады. Аларның чыгышларын, шигырьләрен зур игътибар белән тыңлаганнан соң, кызыксынган сорауларын бирделәр.

Рәсимә апа Галиева белән Рәим абый Гобәевләр –мәктәбебездә еш кунак, укучылар алар белән һәр бәйрәмдә очрашалар, шуңа да карамастан, сораулар туа торды. Ә инде беренче тапкыр кунак булып килгән Нурзия Мирхазованы һәм соңгы елларда килә алмый торган Амур Фәләхне сорау арты сорау белән күмделәр. Хөрмәтле язучыларыбыз мәктәп тормышы белән бәйләп, балачакларын искә төшереп, күңелле һәм тәрбияви вакыйгалары белән уртаклаштылар.

Очрашу шактый озакка сузылса да, сизелмичә күңелле нотада узды. Укучылар әле апа-абыйлары белән фотоларга да төштеләр. Миңа калса, очрашу ике якта да матур хатирә булып калыр. Алга таба да очрашулар насыйп булсын дигән теләктә таралыштык.
Гөлназ ГӘРӘЕВА,

Мамадыш районы Көек-Ерыкса урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

 
 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ