Логотип Магариф уку
Цитата:

Балалар бакчасында «ликбез» проектлар эшли

 «Гаилә һәм мәктәп» журналының чираттагы саны дөнья күрде Биектау урманында урнашкан «Карлыгач» ял лагеренда таныша алар. Берсе – физик тәрбия инструкторы, икенчесе әйдаман итеп чакырылган бу ике яшь...

 «Гаилә һәм мәктәп» журналының чираттагы саны дөнья күрде


 Биектау урманында урнашкан «Карлыгач» ял лагеренда таныша алар. Берсе – физик тәрбия инструкторы, икенчесе әйдаман итеп чакырылган бу ике яшь йөрәк бөтен оештыру эшләренең үзәгендә кайный. Смена тәмамланып, саубуллашыр минутлар җиткәч, моңсуланып калган лагерь җитәкчелеге яшьләрне: «Сезнең белән узган җәебез матур төш кебек истә калды. Гомерлек яр булырга сезгә Ходай үзе язган, бездән соң да аерылмагыз», – дигән теләкләр белән озатып кала. Теләкләре юш килә. Спортчы Кәримовлар гаиләсе турында журналыбызның яңа саныннан укый аласыз.«Нәниләр кала урамнарында кош үстерүче, сарык үрчетүче, бакчачы, сыер савучы, ат караучы, игенче белән очрашмаска да мөмкин, әлбәттә, әмма һәр көн кулланыла торган сөтнең кайдан килүен, кибет киштәләренә барып җиткәнче ипинең нинди юл үтүен, оекбаш-бияләйләрнең нидән бәйләнүен белеп-күреп калуы баланың фикерләү сәләтен үстерә, әйләнә-тирәне киңрәк күзалларга мөмкинлек бирә», – ди башкаланың 167 нче балалар бакчасы мөдире Гүзәлия Галләмова, шәһәр сабыйларын авыл тормышы белән таныштыру өчен уйлап тапкан «Фермер утары» белән таныштырып йөргән чакта. Казандагы башка мәктәпкәчә белем бирү оешмаларының «ликбез» проектлары белән «Бакчалар төрле, максатлар бер» язмасы аша танышырга мөмкин.


«Кызым кечкенә чагында туганнарга кунакка барсак, киткәндә, һәрвакыт: «Менә алар апалы-сеңелле, уйнар кешеләре бар, мин тагын берүзем генә өйдә калачакмын», – дип елый иде. Соңарып булса да, ул да энеле булды». журналист Расиха Фаизованың «Син борчылма, мамулечка!» язмасы бер ятимне бәхетле иткән Ана язмышы хакында.


 Август уртасында археологлар үзләренең һөнәри бәйрәмен билгеләп үтәчәк. Шул уңайдан «Һөнәр» сәхифәсе хәзинә табучылар хезмәтенә багышлана. Альфред Халиков исемендәге Археология институты баш гыйльми хезмәткәре, тарих фәннәре докторы, профессор Фаяз Хуҗин белән әңгәмә «Хәзинә табу – тарихка багу» дип атала.


 Июль үз торагын булдырырга теләүчеләр өчен яңалык алып килде. Эскроу дип атала торган исәп-хисап системасы хакында Милли банкның Татарстан буенча бүлекчәсе җитәкчесе Марат Шәрифуллин аңлатма бирә. Журналның чираттагы санында шулай ук җәлилче Әхәт Атнашев, гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган Клара Хөсәенова турындагы язмалар, ял сәгатендә бала белән бергә баш ватар өчен әзерләнгән уен-сканвордлар, җәй нигъмәтләреннән пешерелгән ризык рецептлары урын алды.


Ландыш НӘСЫЙХОВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ