Логотип Магариф уку
Цитата:

Балалар өчен SOS-авыллар

«SOS!» Диңгездә килеп чыккан хәвеф-хәтәр турында хәбәр җиткерү өчен кулланыла торган бу сигнал тормышның башка тармакларына да кереп бара, шул исәптән балаларны тәрбияләү өлкәсенә дә. Менә шул хакта р...

«SOS!» Диңгездә килеп чыккан хәвеф-хәтәр турында хәбәр җиткерү өчен кулланыла торган бу сигнал тормышның башка тармакларына да кереп бара, шул исәптән балаларны тәрбияләү өлкәсенә дә. Менә шул хакта республикада социаль ятимлекне кисәтүгә юнәлдерелгән «Гаиләне ныгыту» программасы җитәкчесе Александр Головатенко белән сөйләштек.
Балалар йортына альтернатива
Бу программа дөньяның 137 илендә гамәлгә куелган. Безнең республикада ул 2017 елда гына эшли башлаган әле. Аңа белеме буенча туризм һәм тормыш иминлеге нигезләре укытучысы булган Александр Анатольевичның алынуы гаҗәп түгел. Чөнки ул, әлеге проектка тотынганчы ук, авыр тормыш хәлендә калган балалар белән эшләгән, алар арасында хәрбипатриотик эшчәнлек алып барган.
– Программа «Балалар өчен SOS-авыллар» («Детские деревни – SOS») халыкара хәйрия оешмасы канаты астында тормышка ашырыла, – ди Александр Анатольевич.
– Дөньяның кайсы гына почмагына барып чыксак та, теге яки бу сәбәпләр аркасында ата-ана тәрбиясенннән мәхрүм калган балаларны очратырга була. Бүгенге көндә алар хакында сөйләгәндә, белгечләр тарафыннан «ятим» һәм «социаль ятим» дигән ике төшенчә кулланыла. Әтисе йә әнисе вафат булган бала беренче төркемгә керсә, икенчесе, үзләре исәнсау була торып та, нарасыена тиешле тәрбия кылмаган өчен хокукыннан мәхрүм ителгән ата-ана тудырган сабыйларга карата әйтелә.

Социаль ятимлек хәзер генә килеп туган мәсьәлә түгел. Тарихка күз салсак, узган гасырдагы Беренче бөтендөнья сугышы, 1917 елгы революция, гражданнар сугышы, репрессияләр чоры, Бөек Ватан сугышы – болар барысы да җәмгыять һәм, аерым алганда, гаилә институты өчен зур сынауга әйләнә. Берсен-берсе алыштырган шул вакыйгаларны гаилә кыйммәтләренең җимерелүенә бер сәбәп итеп карамыйча булмый. Ул заманнарда да, хәзер дә ата-анасыз калучыларның юллары балалар йортына барып тоташа.
Егерменче йөзнең 80 нче еллары азагында Советлар Союзына ятим балалар мәсьәләсендә дөньядагы кайбер яңалыклар үтеп керә башлады. Нәкъ шул чорда әлеге юнәлеш белән җитди шөгыльләнүче журналист Елена Брускова Австриядәге Балалар авыллары эшчәнлеге белән таныша һәм андагы шартларның гади приютлардагы «ярымказарма» системасыннан никадәр аерылып торуын күреп шакката. Әлеге модельне энәсеннән җебенә кадәр өйрәнгән ханым ил җитәкчелегенең игътибарын ятимнәрне гаиләдә тәрбияләүнең мөһимлегенә, моның өчен SOS-авыллар төзү кирәклегенә юнәлтә. Шуның нәтиҗәсе буларак, 1996 елда Мәскәү өлкәсенең Томилино бистәсендә беренче шундый авыл барлыкка килә.
Биредәге йортлар барысы да бер үк төрле итеп төзелгән: беренче катта гаилә әгъзалары бергә иртәнге, төшке, кичке аш ашарга, аралашырга җыелса, икенче катта малай һәм кызлар, әти-әниләр өчен аерым бүлмәләр каралган. SOS-авылда һәр гаиләнең үз тормышы, үз мәшәкатьләре, тора-бара башкаларныкы кебек үз традицияләре барлыкка килә. Ана хуҗалыкны алып бара һәм балаларга олы тормышта кирәге чыгарга мөмкин булган һөнәрләргә өйрәтә. Ә балалар исә, бакчага йә мәктәпкә йөри, сырхауханәдә дәвалана, җәен лагерьларда ял итә, туганнары, дуслары белән аралаша, күңел ача.
Мондый авылларда яшәүче балалар өчен әни булып эшли торган ханымны SOS-әни дип атыйлар. Ул даими рәвештә алар белән бергә яши, килгән һәр балага әни була, үзе белгән һәр нәрсәгә өйрәтә, һәрчак ярдәмгә ашыга. Барысы да гади гаиләдәге кебек. «Аерма шунда гына: мондый «әниләр» махсус әзерлекле, шуңа күрә гыйбрәтле язмышка дучар булган балаларга кризис чорын узарга, гаиләсеннән аерылган чакта алган җан ярасын төзәтергә булыша, – ди Александр Головатенко. – Балигъ булып, SOS-авылдан китсәләр дә (24 яшькә кадәр яшьләр йортында яшәргә күчүчеләр дә даими рәвештә белгечләр ярдәменә исәп тота ала), кайтыр җирләре барлыгын белә биредә тәрбияләнүчеләр. Инде үзләре гаилә корганнан соң да, онытмыйча, «әбиләре» белән таныштырырга балаларын да алып киләләр».
Мондый төр авыллар – балалар йортларына карата уникаль альтернатива, ул үз эченә 10-15 йортны ала. Һәр йортта бер гаилә – SOS-әни һәм төрле яшьтәге 6-8 бала яши. Кайчакта гаиләләр тулы була, ягъни бала әти һәм әни янында үсә.
Һәр балага – кайгыртучан гаилә
– Җиде дистә ел дәвамында дөнья күләмендә таралган балалар авылы моделе Россиягә моннан 25 ел элек үтеп керә һәм ятимнәрне гаиләгә урнаштыруның җайлы бер формасына әверелә, – дип сүзен дәвам итә үзе төзегән гаиләсе өчен җан аткан ике бала атасы 1996 елда Мәскәү өлкәсенең Томилино бистәсендә беренче шундый авыл барлыкка килә. Мондый төр авыллар – балалар йортларына карата уникаль альтернатива, ул үз эченә 10-15 йортны ала. Һәр йортта бер гаилә – SOS-әни һәм төрле яшьтәге 6-8 бала яши. Кайчакта гаиләләр тулы була, ягъни бала әти һәм әни янында үсә. Фотолар А.Головатенко архивыннан 13 Александр әфәнде. – Чөнки оешманың төп принцибы – һәр бала кайгыртучан гаиләдә яшәргә һәм үсәргә тиеш. Бүгенге көндә «Балалар өчен SOS-авыллар» хәйрия оешмасы Россиядә алты программа буенча эшли. Боларга ятим балаларны озак вакыт дәвамында опекалау (Балалар өчен SOS-авыллар, тәрбиягә бала алган гаиләгә ярдәм итү, яшьләр өчен программалар), гаиләне ныгыту һәм социаль ятимлекне кисәтү программалары, белем бирү һәм балалар хокукларын яклау буенча проектлар керә.
Никадәр кызганыч булмасын, янәшәбездә имин, тигез гаиләләр белән бер үк вакытта ата-анасы, тайгак юлга кереп китеп, үзе үк тудырган баласына тиешле игътибар бирмәгән, ә кайчакта хәтта кул күтәрергә җөрьәт иткәннәр дә яши. Җәмгыятебезнең нәни вәкилләре иң кадерле, иң җылы «әни» сүзен әйтүнең рәхәтлегеннән, әнисенең назларыннан мәхрүм. Безнең республикада, инде югарыда телгә алганча, «Балалар өчен SOS-авыллар» фондының гаилә институтын ныгытуга, социаль ятимлекне булдырмауга юнәлдерелгән программасы эшләп килә. Тәҗрибә шуны күрсәтә: ниндидер хәлне кисәтү аның нәтиҗәләрен бетерүгә караганда җиңелрәк.
– Безнең максат, иң беренче чиратта, балаларына ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калу ихтималы янаган гаиләләргә ярдәм итү. Белгечләребез әти-әни күңелендә үз нарасыйларын тәрбияләү һәм яклау сәләтен үстерү буенча комплекслы эш алып бара, – ди оешма эше белән таныштыра барып Александр Головатенко.
Биредә һәр гаиләгә, һәр мәсьәләгә шәхси якын килергә тырышалар. Баланың тулы бәхетле булып үсүе өчен иң яхшы мохитнең үз гаиләсендә булуын зур тикшерүләр үткәрмичә дә расларга була. «Кайчакта олыларга үз балаларының нормаль тормышы өчен шартлар тудырырга өйрәнү өчен күп тырышлык та кирәкми инде. Мәсәлән, Чистайда әнисе белән генә яшәгән 14 яшьлек кыз начар компаниягә эләгә. Баласын һәм үзен тәэмин итү өчен алны-ялны белми эшләгән ана кызы кунарга кайтмый башлагач кына чаң суга. Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппараты белгечләре белән берлектә алып барылган эшләрдән соң, ана белән бала арасындагы өзелеп барган туганлык җепләре кабат ныгыды», – ди үз эшчәнлекләреннән бербер артлы берничә мисал китергән әңгәмәдәшем.
Гаилә һәм мәктәпнең үзара уңышлы хезмәттәшлеге нигезендә балаларның социальләшүенә ярдәм итү программаның тагын бер юнәлеше булып тора. Моннан берничә ел элек Нурлатның бер мәктәбендә сыйныфташлары бик яхшы укыган, тәртипле-тәрбияле кыз баладан көлү, бүгенге көн телендә әйткәндә, буллинг оештырганнар. Бу очракта ярдәм шул балага гына түгел, аның сыйныфташларына да кирәк булып чыккан. Программа белгечләренең, психологлар белән берлектә, махсус тренинглар уздыру, үзара аралашуы аша уңай үзгәрешкә ирешкәннәр Бу җәһәттән шуны әйтү мөһим: өч як – мәктәп администрациясе, ата-аналар һәм балалар үзара килешеп эшләгән чакта һәр мәсьәләне чишеп була.
– Безнең эшчәнлек, башка хәйрия фондларындагы кебек, авыр хәлдә калучыларга матди ярдәм күрсәтүдән битәр, рухи яктан булышуга юнәлдерелгән. Без кыен хәлдә калучыларга дусларча кул сузарга тырышабыз. Кредит-кризис чорында бигрәк тә ата кешеләр тиз бирешә. Шундый бер гаиләдәге мәсьәлә белән якыннан шөгыльләнергә туры килде. Анда озак вакыт дәвамында балалар да, хатыны да җәберләүләргә түзеп яшәргә мәҗбүр булганнар. Форсат чыгып, залимнан качып котылган бу «тоткыннар»га психологик ярдәм күрсәтергә туры килде. Шулай ук документларын туп-лау һәм чит регионда баланы мәктәпкә урнаштыруда да үз өлешебезне керттек, – ди Александр Анатольевич.
Тормыш шулай көйләнгән: бала тугач, бар нәрсә аның тирәсендә әйләнә башлый. Әмма бит ата-ана да – кеше. Аның да күңелдәгесе белән уртаклашыр мөмкинлеге булырга тиеш. Комитетның «Гаиләне ныгыту» программасы буенча эшләүче белгечләр өчен яшь, социаль хәл буенча чикләүләр юк. «Һәр гаилә әгъзасы безгә мөрәҗәгать итә һәм үзен борчыган мәсьәлә буенча консультация ала ала. Кирәк очракта партнерларыбыз – юристлар, табибларны да җәлеп итәбез. Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппараты белгечләре, Мәгариф һәм фән, Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыклары һәм башка дәүләт органнары, шулай ук коммерциячел булмаган оешмалар белән хезмәттәшлек итәбез. Ә попечительләр советын Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева җитәкли. Бу үзе үк алып барган эшебезнең республика җитәкчелеге тарафыннан хуплануын раслый», – ди Александр әфәнде, эшчәнлекләренең җитди һәм гомерле булуына ишарә итеп.
Башкарган эшләре белән горурланырлыклары да бар, киләчәккә корылган планнары да зурдан. Быелгы уку елыннан, башкаланың белем бирү учреждениеләре белән берлектә, социаль тайпылышларны кисәтү буенча эшли башлаганнар. Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы тәкъдиме белән киләчәктә республика районнарына чыгып, сәламәтлекләре чикле балалар тәрбияләүче ата-аналар белән эшләү күздә тотыла. Чөнки урыннарда күп очракта махсус әзерлекле психологларга кытлык сизелә, ә көн дә тормыш сынавы белән очрашкан гаилә әгъзалары аларның даими ярдәменә мохтаҗ.
Гомумән, ярдәм һәркемгә кирәк. «Гаиләне ныгыту» оешмасы коммерциячел максаттан чыгып төзелмәгән, ул мәрхәмәтле кешеләрнең ихтыяри ярдәме белән эшләп килә. Күрсәтелгән хезмәтләрнең күбесе бушлай. «Эшебез озак вакытка исәпләнгән һәм бер генә көнгә дә туктала торган түгел. Чөнки безгә мөрәҗәгать иткән һәр бала мөстәкыйль булганчыга кадәр аның өчен җаваплылык алабыз. Шуңа күрә программаны тормышка ашыру өчен даими ярдәм кирәк – алар киләчәк эшебезне көйләргә, Балалар авылларына ятимнәрне кабул итәргә, авыр тормыш хәлендә калган гаиләләргә ярдәм итәргә алына алабыз», – ди бу программада эшләүчеләр. Проектның рәсми сайтында (sos-dd.ru) игелекле эшкә хәлдән килгәнчә булышуның төрле ысуллары күрсәтелгән. Ә безнең халык «Тамчыдан күл җыела» ди.
Ландыш НӘСЫЙХОВА

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ