Логотип Магариф уку
Цитата:

Балалар өй эшләрен алтышар сәгать эшли

Татарстан мәгариф министры күп ата-аналарны борчыган сорауга ачыклык кертте. Район мәгариф идарәләре җитәкчеләре, методистлары белән очрашуда Рафис Борһанов өй эшләренең күпме күләмдә бирелергә тиешл...

Татарстан мәгариф министры  күп ата-аналарны борчыган сорауга ачыклык кертте. Район мәгариф идарәләре җитәкчеләре, методистлары белән очрашуда Рафис Борһанов өй эшләренең күпме күләмдә бирелергә тиешлеген аңлатты. 
Укытучының өйгә эш бирү тәртибен раслаучы санитар нормалар бар.
«Беренче сыйныфта балаларга өй эше бөтенләй бирелми, икенче – дүртенче сыйныфларда – бер сәгать, алтынчы сыйныфка кадәр – сәгать ярым һәм өлкән сыйныфларга – өч сәгать вакыт сарыф ителергә мөмкин. Тормышта алтышар сәгать килеп чыга һәм бөтен гаилә укый»,- дип ризасызлык белдерде министр.
Рафис Борһанов беренче сыйныфтан репетиторларны яллауның гомумән акылга сыймавын әйтте.
Бүген Казанның 2нче лицей-интернатында милли мәгарифкә багышланган киңәшмә узды. Чарада  Татарстан районнарының башкарма комитетлары мәгариф идарәләре җитәкчеләре, мәктәп директорлары, методистлар һәм укытучылар катнашты.

 

Айгөл ЮНЫСОВА

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ