Логотип Магариф уку
Цитата:

Балаларга Интернеттан нинди куркыныч яный?

2019 елда «Касперский лабораториясе» компаниясе 500 гә якын бала катнашкан тикшеренү үткәргән. Тикшеренү нәтиҗәләре буенча, инде башлангыч мәктәптә балаларның 86 проценты диярлек үз смартфоны яки план...

2019 елда «Касперский лабораториясе» компаниясе 500 гә якын бала катнашкан тикшеренү үткәргән. Тикшеренү нәтиҗәләре буенча, инде башлангыч мәктәптә балаларның 86 проценты диярлек үз смартфоны яки планшеты бар, 11-14 яшенә гаджетлар 99 процент малайларда  күренә.
Нигездә, Интернетта балалар уйный һәм видео карый. Сораштырылучыларның яртысыннан артыгы дуслары белән аралаша, фильмнар карый һәм музыка тыңлый. Өчтән бере укырга әзерләнәләр яки уеннар, фильмнар яки һава торышы турында мәгълүмат эзлиләр. 22 процент балалар яңалыклар яки блоглар укый, алты проценты сатып алулар белән шөгыльләнә икән.
«КиберМәскәү» проектының әйдәп баручы белгече Валерий Третьяков сүзләренчә, статистикада бер пункт барыннан да күбрәк борчый. Сораштырудан ачыкланганча, балаларның дүрттән бер өлешенә диярлек  өлкәннәрнең сәер тәкъдимнәр белән язуы, шул исәптән интим характердагы аралашуга, фотографияләр белән алмашырга чакыруы  беленгән. Ләкин  барлык балалар да бу хакта әти-әниләренә хәбәр итмәгән. Шуңа күрә әти-әниләргә мондый йомылуны булдырмаска, баланы дөрес итеп Интернет челтәрләрендә мәгълүматны кулланырга өйрәтү   явыз ниятле кешеләрдән саклаячак дип белдерә Третьяков.
Третьяков ата-аналарга балаларны Интернетта кирәкмәгән янаулардан саклап калу өчен берничә принципны аерып чыгара:

  • балалар белән Интернет турында сөйләшергә;

  • Интернеттан һәм гаджетлардан бергә файдаланырга;

  • файдалы сайтлар һәм сервислар турында күбрәк сөйләргә;

  • яшь кешеләргә парольләргә карата җаваплылык белән карарга№

  • антивирус кулланырга кирәк.


Таңсылу ГАБИДУЛЛИНА

Педсовет сайты материаллары буенча

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ