Логотип Магариф уку
Цитата:

Балаларны туберкулездан яңа бинада дәвалыйлар

Шаляпин урамы, 20 нче йортта урнашкан Республика туберкулезга каршы клиник диспансерның балалар бүлеге ачылды. Әлеге бинаны яңарта башлау 1992 елда ук башлана, ләкин акча булмау сәбәпле эшләр туктатыл...

Шаляпин урамы, 20 нче йортта урнашкан Республика туберкулезга каршы клиник диспансерның балалар бүлеге ачылды. Әлеге бинаны яңарта башлау 1992 елда ук башлана, ләкин акча булмау сәбәпле эшләр туктатыла. Бүген ул заманча лабораторияләр, өр-яңа аппаратлар белән ярдәм кирәк һәр сабыйны кабул итәргә әзер.
Ачылыш тантанасында ТР Сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатихов, ТР ның инвестиция-төзелеш баш идарәсе җитәкчесе урынбасары Станислав Шырыбыров, Росздравнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Любовь Шәйхетдинова һәм баш табиб Алексей Алексеев катнашты.

«Татарстан бюджетыннан 179 млн сум акча бүлеп бирелде, – дип төзелеш этаплары турында тәфсилләп сөйләде Станислав Шырыбыров. – Проектны өр-яңадан төзәргә, заманга яраклаштырырга һәм бинаның максатчан үзенчәлекләрен искә алырга кирәк иде. Вентиляция системасы аерым игътибарга лаек. Монда һәрдаим һава фильтрлар аша үтеп, нурланыш белән зарарсызландырыла».
«Диспансерда көненә 450 авыруны кабул итәргә мөмкин булачак. Гомумән алганда, Республика буенча балаларның туберкулез авыруларын йоктыру очраклары кимү баруын күзәтәбез, – диде Илдар Фатихов. – Әлеге корпус ачылу белән диагностика үзәге дә бер җирдә тупланыр дип уйлыйбыз. Бердәм лаборатория барлыкка киләчәк. Республика буенча балаларны кабул итүче зур бер үзәк булдыру күздә тотыла».
Диспансерның балалар бүлеге баш табибы Алексей Алексеев исә соңгы ун ел эчендә 18 яшькә кадәрге балалар арасында туберкулез белән авыручылар санының 2,4 тапкыр кимүен белдерде. «Диспансерда 6 көнлек эш графигы булдырылачак. Чиратлар да кимер, табибларның эше дә тизәйтелер дип көтелә», – дип белдерде табиб.
Диспансерда район хастаханәләрендәге табиблар һәм әти-әниләрне телемедицина кабинетында онлайн режимда консультацияләү мөмкинлеге дә булдырылган. Авыруны тиз аралыкта ике сәгать эчендә ачыкларга мөмкинлек бирүче Татарстанда бердәнбер җиһаз да биредә урнашкан. «Авыруларыбыз анализлар нәтиҗәләрен юллап, бүлмәдән бүлмәгә дә йөрмәячәк, чөнки бөтен нәтиҗәләр электрон рәвештә табибка юллана», – дип аңлатты Алексей Алексеев.
Әлеге хастаханәгә килүчеләрне каршы алучы якты коридорларда балалар һәм өлкәннәр өчен бөтен шартлар тудырылган. Чиратта торган арада мультфильмнар карарга, уйнап алырга да мөмкин. Күп әти-әниләр диспансерга туберулез йоктырып кайтырга курыкканга килми. Мондагы заманча шартларда чир йоктыру мөмкин түгел, дип ышандыра табиблар.
Балалар бүлегендә хезмәт күрсәтү бушлай, бердәнбер түләүле хезмәт бар: Т-спот тикшеренүе. Ул баласына манту ясатудан баш тарткан әти-әниләр өчен тәкъдим ителә. Т-спот анализы өчен кан алына һәм ике көн эчендә туберкулез чире бармы-юкмы икәнлеге билгеле була. Әлеге анализ арзан түгел, якынча 6500 сум чыгарып салырга туры киләчәк. Ләкин манту ясауга кискен каршы чыгучы әти-әниләр өчен, бу бер чыгу юлы булып тора. Ник дигәндә, балалар бакчасы һәм мәктәпләрдә туберкулезга кагылышлы белешмәләр мәҗбүри бит.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ