Логотип Магариф уку
Цитата:

Башкортстан театры – Казанда

Быелгы ел Россиядә театр елы бугангамы театрларыбызда җәен дә чын урак өсте, диярсең. Мәркәзебездә эшче һөнәрләр буенча дөнья чемпионаты барган бу көннәрдә Камал һәм Тинчурин театрларының үз репертуар...

Быелгы ел Россиядә театр елы бугангамы театрларыбызда җәен дә чын урак өсте, диярсең. Мәркәзебездә эшче һөнәрләр буенча дөнья чемпионаты барган бу көннәрдә Камал һәм Тинчурин театрларының үз репертуарларындагы иң яхшы спектакльләрен тамашачы хөкеменә тәкъдим итүләренә гәҗәпләнәсе дә юк. Әле менә Башкортстанның Мостай Кәрим исемендәге милли яшьләр театры да, Казанга килеп, театр бәйрәме ясарга ниятләп тора.
Төгәлрәк әйткәндә, үзенең чираттагы 30 нчы театраль сезонына сентябрь башында Татарстан башкаласында старт бирмәкче алар. Моңа җитди сәбәпләре дә бар. Ут-күршеләр булуыбыздан тыш, 2019 ел –Башкортстан Республикасы, башкорт халкы өчен бик тә үзенчәлекле ел: бердән, быел язын Башкортстан АССР оешуга 100 ел тулды, икенчедән, мәшһүр башкорт халык шагыйре, драматургы Мостай ага Кәримнең дә быел – бер гасырлык юбилее. Үз театрлары шушы легендар шәхес исемен йөртсен «хозурына да тәкъдим итмәсен ди инде. Республикабызның Казан рус яшь тамашачылар һәм Кариев исемендәге театрлары белән дә ныклы иҗади хезмәттәшлектә яши алар. Әле язын гына Кариев театры Уфада гастрольләрдә булып киткән иде. Инде менә башкорт театры җавап визиты белән Казанда.
16 сентябрьдән 19ына кадәр Камал һәм Кариев тетрлары сәхнәләрендә алты спектакль күрсәтәчәк алар. 16 сы көнне Мәхәмммәтша Буранголовның «Башкорт туе» дигән бик тә үзенчәлекле романтик драмасын тәкъдим итәчәкләр. Казан тамашасына күрсәтәчәк алты спектакльнең икесе Мостай Кәрим «Безнең өйнең яме» һәм «Серле тегермән» спектакльләре. Спектальләренең өчесе – рус телендә, өчесе – башкортча. Балалар өчен дә тамашалар күрсәтергә исәпләре. Әйтик, «Чиполлино» һәм «У ковчега в восемь» спектакльләре – шундыйлардан. Мөдәрис Багаевның «Акча булса бер букча» әсәре буенча куелган музыкаль комедиясе күпләр өчен сюрприз булыр төсле. Бигрәк тә Минзәлә тамашачысы өчен. Ник дигәндә, XX гасыр башында Казан бае Шәйхинең Минзәләдәге маҗаралары хакында икән.
Болар хакында бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында Башкорт театры җитәкчеләре һәм артистлары катнашында узган матбугат конференциясендә әйтелде.
Таһир САБИРҖАНОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ