Логотип Магариф уку
Цитата:

«Башкортстан уҡытучысы»на – 100 ел

«Башкортстан укытучысы» да, «Мәгариф» журналы кебек үк, гомумән илебез тарихындагы катлаулы вакыйгаларга, кискен борылышларга карамастан, укыту тәрбия, мәдәният, мәгърифәт мәсьәләләрен тирәнтен һәм һә...

«Башкортстан укытучысы» да, «Мәгариф» журналы кебек үк, гомумән илебез тарихындагы катлаулы вакыйгаларга, кискен борылышларга карамастан, укыту тәрбия, мәдәният, мәгърифәт мәсьәләләрен тирәнтен һәм һәрьяклап чагылдырып, үз кыйбласына тугрылыклы булып кала. Шуңа да бу журналларның һәр санын мөгаллимнәр иң абруйлы матбугат басмасы, иң якын киңәшчесе һәм дусты буларак көтеп ала.
Хөрмәтле коллегалар! Күпмилләтле Башкортстан мәктәпләрендә дәүләт hәм туган телләрне үстерү, милли үзаң hәм патриотизм тәрбияләү, hәр баланың күпкырлы сәләтен ачып, гомумкешелек кыйммәтләренә уңай карашлы шәхесләр тәрбияләүгә куйган хезмәтегез өчен зур рәхмәт. Сез заман сулышын тоеп, үз вакытында яңалыклар кертеп, ышанычлы адымнар белән алга барасыз. Тарихның төрле чорларында да үз кыйбласына тугры калган, халкына хезмәт иткән, ничәмә буын укытучыларны hәм укучыларны тәрбияләгән олпат күршебез «Башкортстан укытучысы»на киләчәктә дә иҗади үсеш, якты киләчәк телибез!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ