Логотип Магариф уку
Цитата:

Башкортстанда Татарстан көннәре академиклар очрашуы, концерт һәм хоккей матчы белән ачыла

Бүген Башкортстанда Татарстан көннәре башланып китте. Уфада тантаналарның беренче көнендә мөһим һәч кызыклы чаралар көтелә – тарихи күргәзмәләр дә, спорт ярышлары да узачак. Бу хакта "Татар-информ" аг...


Бүген Башкортстанда Татарстан көннәре башланып китте. Уфада тантаналарның беренче көнендә мөһим һәч кызыклы чаралар көтелә – тарихи күргәзмәләр дә, спорт ярышлары да узачак. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгы хәбәр итә.

Иртәдән үк ике республиканың дәүләт архивлары оештырган уртак проект – «Минзәлә өязе – тугандашлык территориясе» күргәзмәсе ачылачак. Аның программасында шәҗәрәләр төзергә өйрәтүче мастер-класслар да үткәреләчәк.
Шулай ук иртән Татарстан һәм Башкортстан Фәннәр академияләре президиумнарының уртак утырышы булачак. Анда катнашучылар ике республика галимнәре арасында хезмәттәшлекне үстерү турында фикер алышачак.


Көннең икенче яртысында «Дуслык күпере» мәдәни-белем бирү күргәзмә проекты тәкъдим ителәчәк. Аннан соң Татарстан делегациясен җитәкләнгән ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Башкортстандагы татар иҗтимагый оешмалары активы белән очрашачак.
Сөйләшү «Башкортстан» Дәүләт концерт залында булачак. Шуннан соң ук биредә «Башкортстанда Татарстан көннәре»н рәсми төстә ачу көтелә. Аны шоу-концерт белән Татарстанның сәнгать осталары дәвам итәчәк.
Көн азагында Рөстәм Миңнеханов «Уфа-Арена» Боз сараена килеп, «Салават Юлаев» – «Урицкий исемендәге спорт клубы» хоккей командалары ветераннарының иптәшләрчә матчына старт бирәчәк. Татарстан командасына җан атарга республика делегациясе вәкилләре дә барачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ