Логотип Магариф уку
Цитата:

Бәйгедә катнашу өчен иң алдан килде

Мөслим районы Күбәк гомуми урта белем мәктәбенең математика укытучысы Дилбәр ханым Фәхретдирова “Мәгариф” журналы уздырган “Авыл укытучысы” бәйгесенә, ерак араларны якын итеп, иң алдан килеп җиткән ко...

Мөслим районы Күбәк гомуми урта белем мәктәбенең математика укытучысы Дилбәр ханым Фәхретдирова “Мәгариф” журналы уздырган “Авыл укытучысы” бәйгесенә, ерак араларны якын итеп, иң алдан килеп җиткән конкурсант иде.
Иртәнге 7 сәгать 30 минутта «Идел-Пресс» йортына ул аяк басканда, бирегә эшкә килүчеләр дә бармак белән санарлык кына булгандыр булса. Баксаң, Дилбәр Нәкыйф кызы Казанда узачак бәйгедә катнашу өчен Балык Бистәсе районының Күки авылында яшәүче сеңлесе, Күки урта мәктәбенең татар теле укытучысы Дилә ханымның өенә кичтән килеп кунган икән. Ике укытучы, ике бертуган төне буе бүген узасы бәйге турында сөйләшеп, җан атып утырганнар. Ә иртән Дилбәр ханым Казанга юл тоткан. Безгә ул туган ягы Мөслим турында берсеннән-берсе якты, кызыклы хәбәрләр алып килгән иде. Соңгы елларда Мөслимнең үзендә генә түгел, бөтен районда булган үзгәрешләр турында сөйләп сүзе бетмәде. Аның бүгенге бәйгедә имтихан тотасы темасы “Укучыларда финанс грамоталылыгы буенча мастер-класс” дип атала. “Балаларны үсеп җиткәч, хәзерге икътисади җәмгыяттә югалып калмаска кечкенәдән үк тәрбиялибез,” – диде ул.
Дилбәр ханым “Мәгариф” журналының 2016нчы елда уздырган конкурсында «Предметка мәхәббәт» номинациясендә беренче урынны яулаган иде инде. Абруйлы бәйгенең быелгы финалында аңа зур җиңү теләп калабыз!
Ирек НИГЪМӘТИ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ