Логотип Магариф уку
Цитата:

Бәйрәм көннәрен ничек үткәрәчәкбез?

Ура! Россия Президенты В.В.Путинның 1 – 10 нчы май көннәрен ял көне итеп игълан итүе күңелләребезгә май булып ятты. Димәк, ял итү белән бергә язгы эшләрне дә башкарырга вакыт булачак. Әйләнә-тирәне чи...

Ура! Россия Президенты В.В.Путинның 1 – 10 нчы май көннәрен ял көне итеп игълан итүе күңелләребезгә май булып ятты. Димәк, ял итү белән бергә язгы эшләрне дә башкарырга вакыт булачак. Әйләнә-тирәне чистартырга да, төзәтергә дә кирәк. Бакчада да эшләргә менә дигән вакыт! Язгы дым утыртылган яшелчәләргә үсеп китәргә яхшы шарт тудырачак.
Ял булса да, мәктәбебезнең үз эш планы бар. IX сыйныф укучылары, әлбәттә инде, төп дәүләт имтиханнарына әзерләнүне дәвам итәчәк. Алар имтихан бирәсе фәннәр буенча консультацияләргә йөриячәкләр.
Помидор һәм чәчәк үсентеләрен карап, тәрбияләп, аларга су сибеп торучы укучылар төркеме дә үз эшен башкарачак. Шулай ук төп бәйрәмебез – Бөек Җиңүнең 76 еллыгына да әзерлек эшләре дәвам итәчәк. Кызганычка, авылыбызда сугыш ветераннары юк инде, тик әлегә тыл ветераннарыбыз исән. Укучыларыбыз аларның хәлләрен даими белеп тора. Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашларыбыз истәлегенә куелган һәйкәл тирәсен укучылар җыештырганнар иде инде. 9 нчы Май көнне буласы митингка да әзерлек эшләрен алып барабыз.
Гүзәл ХӘСӘНОВА,

Биектау районы Олы Кавал төп мәктәбе укытучысы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ