Логотип Магариф уку
Цитата:

Бәйрәмең белән, инженер лицее!

Элеккеге заманнар булса, мөгаен, Казан шәһәренең лицей-инженер  үзәге беренче бишьеллык планын арттырып үтәде дигән булырлар иде.Төптән уйлап караганда, Хәйретдинова Венера Кәшфиевна җитәкчелеген...

Элеккеге заманнар булса, мөгаен, Казан шәһәренең лицей-инженер  үзәге беренче бишьеллык планын арттырып үтәде дигән булырлар иде.
Төптән уйлап караганда, Хәйретдинова Венера Кәшфиевна җитәкчелегендә юктан бар булган,  заман белән бер аяктан атлаучы лицей турында бүген нинди генә мактау сүзләре әйтсәң дә аз булыр кебек. Бик күп позицияләр буенча үзен бары тик уңай яктан  күрсәтүче мондый мәктәпнең бердәнбер булуында гына да түгел хикмәт. Бу көннәрдә юбилей атналыгы  чараларында катнашучы кунаклар да монда күргән яңалыклардан, укучыларның замана техникасы-роботлар  белән ничек идарә итүләрен, катлаулы программалар өстендә эшләүләрен күреп шаккатып китәләр. Бер үк вакытта замана балалары берничә тел дә үзлштерә, моның өстенә коеп куйган артистлар да әле үзләре. Булачак инженерлар әзерли торган мәктәптә бердәнбер “халык театры” исемен йөртүче коллектив булуы да күпләргә беренче карашка кеше ышанмаслык яңалык булып тоелыр, әмма монда бернинди хилафлык юк.
Бәйрәмең белән, инженер лицее!
               
 
             
 
             
Расиха ФАИЗОВА
Фото: Сөмбел ТАИШЕВА

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ