Логотип Магариф уку
Цитата:

Бәйрәмнәрме, кыйблабызмы, әллә үзебезме үзгәрдек?!

Россиядә бәйрәмнәр белән берәүне дә шаккаттыра алмыйсың: кемдер әйтмешли, көн дә бәйрәм, көн туй диярсең. Тик татарстанлылар өчен, Россия халкыннан үзгә буларак, ике үзгә дәүләти бәйрәме бар: алар – 3...

Россиядә бәйрәмнәр белән берәүне дә шаккаттыра алмыйсың: кемдер әйтмешли, көн дә бәйрәм, көн туй диярсең. Тик татарстанлылар өчен, Россия халкыннан үзгә буларак, ике үзгә дәүләти бәйрәме бар: алар – 30 август – Татарстан Республикасы көне һәм 6 ноябрь – Татарстан Конституциясе көне.  Һәр икесе дә үз дәүләтчелегебезне торгызу юлындагы тарихи вакыйга-сәхифәләребез. Бүген менә шуларның икенчесе – республикабызның Төп кануны – гамәлдәге Конституциябез көне. Ул моннан нәкъ моннан 28 ел элек – 1992 елның 6 ноябрендә Татарстан Югары Советы сессиясендә кабул ителгән иде. Тагын шунысы белән горурлана алабыз: Татарстан Конституциясе СССР таркалганнан соң аның территориясендә кабул ителгән иң беренче Конституция иде. Хәтта Россия үзе дә безнеке кабул ителгәннән соң бер ел узгач кына Конституцияле булды. Тик 1992 елда кабул ителгән Төп кануныбызга 28 ел эчендә шактый үзгәреш-төзәтмәләр кертергә мәҗбүр булдык. Әмма шулай да Татарстан Конституциясе башка республикаларныкына карагаганда беркадәр мөстәкыйльрәк булып калуын дәвам иттерә. Бу фикер Татарстан Конституциясенеә 28 еллыгы уңаеннан республикабыз халкына юллаган Президентыбыз Рөстәм Миңнехановның мөрәҗәгатендә дә, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белән республика Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васыйл Шәйхразиев юллаган котлауларда да калку чагыла. Әлбәттә, республикабызның сәяси һәм иҗтимагый тормышында тарихи көн, олы вакыйга. Һәм шул олылык, горурлык һәр татарстанлы күңелендә дә бәйрәм төсен алсын, киләчәктә барыр юлында маяк булып балкысын иде. Ни сәбәпледер, соңгы елларда бу бәйрәм уңаеннан республикакәм тантаналы җыелышлар да үткәрелми башлады. Хәтта шушы бәйрәм уңаеннан республикабыздагы учреждениеләр, предприятиеләр, мәктәпләр биналарына Татарстанның һәм Россиянең дәүләт флаглары элүне оныттык. Элек без яшь чакта Октябрь бәйрәме, 1 Май бәйрәме нинди зур колач, сәяси вакыйга буларак билгеләп үтелә иде бит. Бүгенге бәйрәмебез – Татарстан Конституциясе көне алардан кай ягы белән ким соң? Үзебез бүгенге яшьләрдә ватаппәрвәрлек хисләре, патриотизм җитенкерәми дип зарланырга яратабыз. Үз халкың язмышын, туган республикаң узган тарихи сәхифәләрне ътемле чаралар аша яшь буынга җиткерми торып, алардан ничек патриотлар булып үсүен көтәргә мөмкин. Әле бүген иртән ТНВ каналындагы “Манзара” тапшыруында Татарстан Конституциясе уңаеннан әзерләнгән сюжетны карагач, шулкадәр гарьләндем. Анда журналистның Казан урамы буйлап уздыруда катнашкан кешеләрнең берсе дә 6 ноябрьнең нинди көн булуын кистереп әйтә белмәде. Югыйсә, без бала чакта бәләкәй генә авыл клубында, мәктәптә дә һәр бәйрәм уңаеннан доклад укыла, концерт куела иде. Хәзер исә Татарстанныж төп телевизион каналы булган ТНВда да төп бәйрәмнәребезнең берсе – Татарстан Конституциясе көнендә дә гадәти көннәрендәгечә “Тыелган мәхәббәт” сериалы, “Синнән ваз кичмәм”не күрсәтүдән ары китмәделәр. Бәйрәмнәр төшенчәсеме, кыйблабызмы, әллә үзебезме үзгәрдек!?
Таһир САБИРҖАНОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ