Логотип Магариф уку
Цитата:

БДИ нәтиҗәләре начар булган мәктәп директорлары эштән азат ителде

2019 елда БДИ нәтиҗәләре канәгатьләндерерлек булмаган Яр Чаллы мәктәпләре директорлары белән контрактларны озайтмаячаклар. Бу хакта «эшлекле дүшәмбе» барышында шәһәр мэры Наил Мәһдиев хәбәр итте.Автог...

2019 елда БДИ нәтиҗәләре канәгатьләндерерлек булмаган Яр Чаллы мәктәпләре директорлары белән контрактларны озайтмаячаклар. Бу хакта «эшлекле дүшәмбе» барышында шәһәр мэры Наил Мәһдиев хәбәр итте.
Автоград башлыгы сүзләре буенча, бу төгәл уйланылган карар.
— Без, барысының да бер үк  шартларда булуын аңлап, кайбер җитәкчеләр хезмәтеннән баш тарттык. Бернинди дәгъвалар да кабул ителми, — дип билгеләп үтте ул.

Мәһдиев фикеренчә, баланың укудагы уңышы — укытучы, укучы һәм ата-ананың уртак хезмәте. Шуларның берсе генә начар эшләсә дә, БДИ нәтиҗәләрендә тискәре чагылыш табылачак.
Үз чиратында, Чаллы башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Хәлимов шәһәр буенча уртачадан түбән күрсәткечләр җыйган мәктәпләрне санап чыкты: №3, №23, №25, №38, №65, №81, №82 һәм «Веста». Шул ук вакытта, Чаллы чыгарылыш укучыларының 34% ы БДИда 80-100 балл җыйган.
Ралинә ЗАҺИДУЛЛИНА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ