Логотип Магариф уку
Цитата:

БДИ нәтиҗәләре буенча иң яхшы районнар билгеләнде

ТР Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта 2019 елгы Дәүләт йомгаклау аттестациясенә нәтиҗә ясады.– Татарстанда БДИны 181 укучы 100 баллга тапшырды, – диде ул...

ТР Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта 2019 елгы Дәүләт йомгаклау аттестациясенә нәтиҗә ясады.
– Татарстанда БДИны 181 укучы 100 баллга тапшырды, – диде ул. – Республиканың барлык шәһәрләре һәм районнары арасында иң күп 100 балл җыючылар Казан мәктәбеннән – 94 кеше, икенче урында – Чаллы (25 чыгарылыш сыйныф укучысы), өченчедә – Яшел Үзән районы (10 укучы).

Лидерлар рәтендә шулай ук Әлмәт һәм Бөгелмә (9 кеше йөз балл җыйган), Түбән Кама (6), Югары Ослан (5), Лениногорск районнары (4) бар.
Шул ук вакытта БДИ тапшыруның төп чорында минималь чикне 239 кеше уза алмаган, бу республика чыгарылыш укучыларының гомуми санына карата 1,5% тәшкил итә. Шуларның алтысы – рус теле буенча минималь баллны җыймаган булса, 179 ы – профиль дәрәҗәдәге математика, 54е – база дәрәҗәсендәге математика буенча белемнәрен раслый алмаган. Махсус билгеләнгән резерв көннәрдән соң андыйлар саны 18 калган, алар әлегә урта гомуми белем алу турында аттестатсыз калган. Рафис Борһанов сүзләренә караганда, әлеге чыгарылыш сыйныф укучылары үз белемнәрен сентябрь аенда кабат сынап карый алачак.
Ралинә ЗАҺИДУЛЛИНА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ