Логотип Магариф уку
Цитата:

Белгечләр телевизордагы аналоглы һәм цифрлы телетапшыруларны аера белергә өйрәтте

3 июньдә Татарстан бөтен ил белән бергә заманча цифрлы телевидениегә күчә. Һәркем телевизордан 20 федераль телеканалны цифрлы форматта бушлай карый алачак, бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә. Телевизор...

3 июньдә Татарстан бөтен ил белән бергә заманча цифрлы телевидениегә күчә. Һәркем телевизордан 20 федераль телеканалны цифрлы форматта бушлай карый алачак, бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә. Телевизор цифрлы телетапшыруларны кабул итсен өчен аны көйләү мөһим.



Әгәр экранда "А" хәрефе язылган икән, бу – аналоглы телевидение.
Цифрлы телетапшыруга күчүнең берничә ысулы бар. Телевизор DVB-T2 стандартын кабул итсә, аңа антенна тоташтырырга кирәк.

Элегрәк чыккан телевизор булып, ул әлеге стандартта эшләмәсә, аңа антенна һәм цифрлы сигналны да кабул итә торган махсус җиһаз – приставка таләп ителә. Бу приставкага антеннаны да, телевизорны да тоташтырасың.



Әгәр телевизор экранында “А” хәрефе юк икән, димәк, инде цифрлы телевидение карыйсыз. Өстәмә җиһазлар таләп ителми.
Кайнар линия телефоны 8-800-220-20-02.

tatar-inform фотолары





Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ