Бер ил балалары

Миңа, университетны тәмамлагач, «Ялкын» журналының пионерлар бүлегендә эшләргә туры килде. Бу узган гасырның 80 нче еллары – республикада пионерлар хәрәкәтенең бөтен илгә шаулаган чагы! Ә безнең «Пионер ялкыны» штабы оештырып, «Һәрвакыт әзер!» Бөтенсоюз маршының «Без синең тугрылыклы алмашчың, комсомол!» маршруты буйлап төрле кызыклы идеяләр күтәреп йөргән вакыт. Шуңа, «биш»кә генә укулары белән бергә, хыял, романтика белән канатланып йөргән балалар яныннан кайтып кермәдек. Бүген алар урынына «Татарстан варислар берлеге», «Эзтабарлар», «Яшь армиячеләр», «Җиңү волонтерлары» хәрәкәтләре килде. Агымнар балалар йөрәгендәге очкыннан ялкын кабыза алдымы? Шул хакта белешик.

Без пионер чакларда

Безнең кебек, мәктәптә узган гасырның 70 нче елларында укыган буын өчен пионерлар хәрәкәте – әйләнә-тирәгә походлар, ярыша-ярыша көл, кәгазь җыюлар, сугыш ветераннарына ярдәм, 19 май – Бөтенсоюз пионер оешмасы барлыкка килгән көндә, аланда учак ягып, бәйрәм итүләрдән торган кояшлы тукталышлар булып хәтергә иңгән. Үземне октябрятка беренче сыйныфта укыганда, Октябрь бәйрәме алдыннан кабул иттеләр. Элек 7 ноябрь – Бөек Октябрь социалистик революциясе көнен бөтен халык зурлап, демонстрацияләргә чыгып үткәрә иде. Шуңа күрә ул чакта иң зур вакыйгаларны шушы бәйрәмгә тәгаенләүләре бер дә гаҗәп тоелмады. Ә октябрятлар сафына басу – 7-8 яшьлек бала өчен укырга керүдән кала икенче олы вакыйга. Пионерларның күкрәгебезгә бәләкәй Володя Ульяновның рәсеме уелган бишпочмаклы йолдыз беркетүләре куаныч булды дисәм, бер дә арттыру булмас. Ул йолдызчык күкрәгемдә хәзер дә балкып тора сыман. Отрядыбызга пионер дружинасы сборында зурлап кызыл флаг тапшырулары истә калган. Залдагы пионер атрибутлары белән беррәттән урнаштырылган үз байрагыбыз яныннан узганда эчтән горурлану хисләре уяну бүгенгедәй хәтердә. Аның беренче номерлысын пионерга керергә әзерләнгән өченче сыйныф йөртсә, өченчесе бездә – октябрятка яңа кабул ителгән сыйныфлар кулында иде. Отряд һәркайсы биш укучыдан торган звеноларга бүленде. Биш бала – бишпочмаклы йолдыз символы.

Звенодагы һәр октябрятка бер җаваплы бурыч йөкләнә: звено командиры, гөлләр үстерүче, китапханәче, санитар, тәртип саклаучы… «Октябрятлар – булачак пионерлар, тәртипле балалар, мәктәпне яраталар, тырышып укыйлар, дус яшиләр» дигән үз шигаребез дә бар иде әле. Һәр звенога өлкәнрәк сыйныфларда укучы пионерлардан шефлар беркетелә. Алар бәйрәмнәрдә мәктәп сәхнәсендә концерт кую өчен безне җырларга, биергә, шигырьләр сөйләргә өйрәтәләр. Үземнең дә баянда һәм гармунда уйнарга өйрәнүем мәктәпне тәмамлаганчы вожатыйларга концертлар куярга зур ярдәм итте. Без менә шулай үстек.

Пионерга өченче сыйныф тәмамланыр алдыннан, Владимир Ильич Ленин туган көндә – 22 апрельдә кабул иттеләр. Отрядыбызга герой-шагыйрь Муса Җәлил исеме бирелде. Шул көннән каһарман шагыйрьнең тормышын өйрәнә башладык. Аның ирекне юксынып, дошманнарга нәфрәт белән язган шигырьләрен ятладык. Пионерия безне дөресен сөйләргә, ваемсызлыкка күз йоммаска, җәлилчеләр кебек кыю булырга өйрәтте. Пионер уставында: «Һәр пионер үзенең галстугын күз карасы кебек сакларга тиеш», – дигән юллар бар иде. Ул еллар онытылмый. Сыйныфташлар белән күрешкәндә, хәзер дә бер-беребезне, балачак истәлеге итеп, кулларны баш өстенә куеп сәламлибез.

Пионервожатый бүген Ак әби

«Ялкын» журналында эшләгәндә, пионерларның ел саен көтеп алган бәйрәме – 19 майда урман аланнарында «Дуслык учагы» кабызуларның шаһиты булырга туры килде. Шунда балалар белән эшләүдән тәм табып, пионерия хәрәкәтенә балаларда мәхәббәт уята алган күпме пионервожатыйлар белән таныштым. Хәтерлим, редакторым Роза апа Туфитулова беренче командировкага Балтач районына җибәрде. Мин исеме Бөтенсоюз пионер оешмасында танылган өлкән пионервожатый Җәмилә Сабированың эш тәҗрибәсен яктыртырга тиеш идем. Ул вакытта безнең өчен аның белән очрашу бик зур дәрәҗә иде. Әлеге мәктәпнең Муса Җәлил исемендәге дружинасы районда гына түгел, республика буенча алгы сафта барганга, Җәмилә апа белән очрашырга теләүчеләрнең Салавычтан юлы өзелеп тормады. Мине дә: «Җәмилә апаны ничек күреп була?» – дип сорауга, «Ай-һай, табарсың микән. Ул бит җирдән йөрми, аны ак болытлар өермәсендә генә очратсаң инде, – дип аптырашта калдырдылар. – Гел ашыга, һаман кызык эшләр уйлап таба, үзе артыннан балаларны да ияртә, аларны хыял артыннан күкләргә күтәрә».

Күптән түгел кабаттан шул мәктәпкә барып чыгарга туры килде. Андагы «Без бергә» балалар оешмасындагы төрле хәрәкәтләрнең эше белән таныштым. Кырык ел буе өлкән пионервожатый булып, республика комсомолының Муса Җәлил исемендәге премиясе лауреаты, РСФСРның халык мәгарифе отличнигы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре исемнәрен алуга ирешкән Җәмилә апа Сабирова-Сибагатуллина белән янәдән очрашу насыйп булды. Балтач районының шәрәфле гражданины күптән инде лаеклы ялда. Чәчләре чалара төшкән Җәмилә апа хәзер авылдашлары өчен Ак әби булган. Ләкин кырык ел гомерен пионер тормышына багышлаган кеше күңеле белән бүгенге көнгә кадәр пионер булып калган. Ул һаман да гади, ягымлы, һаман да шаяртырга ярата. Үзе җырчы, үзе гармунчы, үзе нәфис сүз остасы. Халык театры куйган спектакльләрдә катнаша, туйлар, очрашулар алып бара. Мәҗлесләрдә элекке комсомоллары белән «Су буйлап», «Ике аккош» кебек халкыбыз җырлары белән бергә, пионерлары белән, яшьлекләрен искә төшереп, «Взвейтесь кострами», «Не растанусь с комсомолом» кебек җырларны да башкарырга онытмыйлар. Менә кемгә бирергә кирәк күңелемдә йөрткән сорауны. Һәм бирәм дә:

– Җәмилә апа, безнең балачак, Сезнең яшьлек чорындагы октябрят, пионер хәрәкәтләреннән бүгенге балаларның мәктәпләрдәге волонтерлык, «Яшь армиячеләр» хәрәкәтләре нәрсәсе белән аерыла соң?

Бу сорауга ул нәкъ югары идеяле өлкән пионервожатый Җәмилә Сабировача җавап бирде:

– Аларның охшашлыгы – максатларның уртаклыгында. Формалары белән генә төрле, – дип сөйләп китте ул. – Бүген патриотик тәрбиягә, спортка нык игътибар бирелә. «Аҗаган» хәрби-спорт уеннары, чаңгы, көрәш ярышлары – шундыйлар. Патриотик рухтагы яшүсмерләр клублары эшләп тора. Аларда хәрби низагларда катнашкан ветераннар белән батырлык дәресләре уздырыла. Хәзерге балаларга иҗат белән шөгыльләнү өчен мөмкинлекләр күбрәк, билгеле. Уен коралларына кытлык юк. Биергә өйрәнү өчен шәһәрдән хореографлар, җырларга, «Йолдызлык» кебек фестивальләрдә катнашуга әзерлек өчен профессиональ җырчылар, хормейстерларга кадәр чакырырга була.

Бүгенге балалар үзаңнарының югарырак булуы белән аерылып тора. Аларның илдәге, дөньядагы төрле сәяси вакыйгаларга үз карашлары бар. Скаутмы, пионермы, әллә хәзерге заман волонтерымы – алар өчен исем мөһим түгел. Хәзерге буын тормышка яраклашкан, алар кыю, киләчәктә ярдәм итәрдәй юнәлешләрне үзләре сайлый белә. Шуңа күрә аларда индивидуалистлык та көчле. Үзе өчен тырышуы белән коллектив мәнфәгатьләре өчен яшәве – икесе ике нәрсә бит. Бала спортта уңышка ирешергә, музыка дәресләрен үз итәргә мөмкин. Син аны мәктәп коридорында, дәрестән тыш берәр күмәк чарага тартып кара. Минемчә, бүгенге педагогларга бала күңелендә бергәлек уты кабызу җиңел түгелдер. Миңа пионерлар белән эшләве бер дә авыр булмады. Дружина данлыклы, чөнки вожатыйлар көчле иде. Отряд вожатыйларының бик күбесе мәктәптә укыганда ук үзләрен укытучылар кебек тоттылар. Шуңа күрә пионерларымның шактые, мәктәпне тәмамлагач, укытучылык юлын сайлады. Иң актив отряд вожатыем Люция Закирова – бүген Салавыч мәктәбе директоры. Чөгендер игүче Халит Шиһаповка авыл хуҗалыгында куйган фидакарь хезмәте өчен Муса Җәлил исемендәге премия бирелде. Башка күпләр гомерләрен мөгаллимлек итүгә багышлады.

Шәһәрнеке авылныкыннан аерыламы?

Авыл һәм шәһәр мәктәбе укучыларыннан мәктәп тормышына карата мөнәсәбәтләре, җәмгыятькә карашлары, тормышка яраша белүләре, рухи тотрыклылыклары белән  электән үк бер-берсеннән аерылып торуларын белә идек. Хәзерге интернет һәм ЕГЭ-мыгылар заманында да сакланамы ул? Шундый уйлар белән башкаланың Яңа Савин районындагы 103 нче рус-татар урта мәктәбе директорының милли мәсьәләләр буенча урынбасары Нәфисә Вәлиәхмәт кызы Зыятдинова белән уртаклаштым.

– Төрле милләт балалары укыган мәктәп булгач, бездә дәрестән тыш чараларны ике телдә алып барырга туры килә, – диде ул. – Моңа кадәр укучыларны бер идея тирәсендә туплауда Татарстанның халык язучысы Фәнис Яруллин музее ярдәм итеп килде. Ватанны ярату, милләтне, телне саклау, иганәчелек, хәйриячелек, киң күңеллелек кебек сыйфатлар тәрбияләүдә шунда әдипләрнең туган көннәрен, әдәби кичәләр, бәйрәм концертлары уздыру ярдәмгә килде. Укучыларның Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Фәнис Яруллин шигырьләрен тыңлаганнан соң, милли рухлары яңаруын, үз-үзләрен тотышлары үзгәрүен тоеп шатлана идек.

Һәр эштә, балалар тәрбияләүдә бигрәк тә үз эшенең остасы кирәк. Яшерен-батырын түгел, балалык, үсмерлек чоры үзе дә яшьлеккә тартыла. Укытучылар да, балалар да моны мәктәпкә педагог-оештыручы булып Казан театр училищесын тәмамлаган белгеч – Ильвина Павлова килгәннән соң бик ачык тойды.

Чынлап та, бүгенге көн укытучысы дәрес бирү, аңа әзерләнүдән тыш, һәртөрле отчетлар белән хәлдән тая. Аның походларга чыгарлык, «Яшь армиячеләр» белән чабып йөрерлек хәле дә, вакыты да калмыйдыр. Элек мәктәпләрдә балаларны өстәмә мавыктыру өчен өлкән пионервожатыйлар булган кебек, менә хәзер педагог-оештыручылар килә башлаган. Алар Ильвина сыман артист та булса, эшләрнең алга китүен көт тә тор.

– Ул эшли башлау белән, мәктәп тормышы күзгә күренеп үзгәрде, – ди Нәфисә ханым. – Дәресләр тәмамлануга, укучылар Ильвина апаларын эзләп йөри башлый. Югыйсә, әле кайчан гына балалар оешмасына укучылар туплап бетерә алмый азапланган идек. Хәзерге балалар белән бөтенләй яңача эшләргә кирәк шул.

Ильвина, мәктәпкә атлап керүгә, беренче эш итеп, балалар арасындагы иң популяр «Җиңү волонтерлары» хәрәкәтен туплый, ә аңа килүчеләр бик күп була. Бер уңайдан, араларыннан иң активларын сайлап, 80 баладан торган укучылар советы, «Татарстан варислар берлеге», «Яшь армиячеләр» оешмаларын да төзеп куялар. Волонтерлар җитәкчесе 10 нчы сыйныфтан Зәринә Сәлимова, «Яшь армиячеләр» хәрәкәте башлыгы Евгений Френкель, «Татарстан варислар берлеге» әйдаманы Әмир Даутов – үз сүзләре булган, мөстәкыйль фикерли торган үсмерләр. Әле монда Никита Чернушкин җитәкчелегендәге «Механизм» дип аталган үзидарә советы бар икән. Совет хәрәкәт башлыкларыннан һәм төрле түгәрәк җитәкчеләреннән тора. Яшь булуына карамастан, Ильвинаның фикер сөреше җитди яңгырый:

– Кеше күңеленә яхшылык орлыкларын сабый чагыннан ук салып калдырырга кирәк, – ди ул. – Туган илне ярату, әти-әниләребезне, өлкәннәрне, берберебезне ихтирам итү кебек хисләр бер халыкка да ят түгел. Кайсы чорда яшәвенә карамастан!

XX гасырда булдыклылыгы белән пионерия илен шаулаткан Җәмилә Сабирова белән XXI гасыр балаларына дөньяны танырга юл ачкан педагог оештыручы Ильвина Павлова бер төрле уйлыйлар булып чыга. Ни дисәң дә, сүз бер ил балалары турында бара шул.

Белгеч фикере

Семен Федоров, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының әйдәп баручы киңәшчесе:

— Татарстан варислар берлеге 1990 елның сентябрендә оешты. Оешма шул чордан алып үз сафларына 130 меңнән артык баланы берләштерде. Шуларның 19 меңгә якыны 1200 тимурчылар отрядын тәшкил итә. Варислар хәрәкәте республиканың барлык районнарында таралган. Максаты – балаларга милли тәрбия бирү, өлкәннәргә карата хөрмәт хисе тәрбияләү, ата-бабалар мирасын саклау, туган ягыбызны өйрәнеп үсү. «Варислар берлеге»ндә пионерия хәрәкәтенең структурасы яши – «отряд», «дружина», «слет» дигән төшенчәләр сакланды, оешманың үз тамгасы, Татарстан байрагының өч төсеннән торган галстуклары бар. Хәтта соңгы елларда үсмерләр арасында популярлык казанган «Яшь армиячеләр» хәрәкәтенең тәүге адымнары да варислар берлегендә ясалды. Бүген республика мәктәпләрендә 24 мең үсмерне берләштереп, үз сафларында ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияли торган 1147 отряд бар.

Ирек НИГЪМӘТИ

Добавить комментарий