Логотип Магариф уку
Цитата:

Бердәмлек һәм дуслык, бәрәкәтле тормыш, җан һәм тән саулыгы насыйп булсын!

Гимназиябез бүгенге көндә үзенең күппрофильле полилингваль белем һәм поликультур тәрбия бирү концепциясен уңышлы тормышка ашырып килә. Укучылар ике дәүләт телен өйрәнү белән беррәттән инглиз, испан, ф...

Гимназиябез бүгенге көндә үзенең күппрофильле полилингваль белем һәм поликультур тәрбия бирү концепциясен уңышлы тормышка ашырып килә. Укучылар ике дәүләт телен өйрәнү белән беррәттән инглиз, испан, француз, кытай, гарәп, төрек телләрен үзләштерәләр. Предметларны татар  һәм инглиз телләрендә дә укыйлар. Гимназиядә 25 тән артык милләт вәкиле балалары бердәм булып, дус яшәргә өйрәнәләр. Моны зур байлык һәм үзенчәлекле казаныш дип саныйм.

Ел дәвамында халыклар дуслыгына багышланган “Дуслык җире” исемле Халыкара конкурс-фестивал башлап җибәрдек. Гимназиябездә “Проектный офис”, “Кванторим”, “Сәнгать үзәге”, “КиноШкола” эшли башлады. Укучылар, укытучылар, мәктәп хезмәткәрләре, ата-аналар белән берлектә балалар өчен  “Авторучка” дип исемләнгән кинофильм төшерәбез.
Ирешелгән уңышларыбызны барлаганда “Мәгарифне үстерү” федераль программа кысаларында игълан ителгән конкурста җиңеп, 1 млн сумлык грант отуны да билгеләп үтәгә кирәк. Грант ярдәмендә укучыларда социаль һәм технологик белем һәм күнекмәләр үстерү программалары тормышка ашырылачак.
Киләсе 2021 елда барлык хезмәттәшләремә, укучы һәм ата-аналарыбызга бердәмлек һәм дуслык, бәрәкәтле тормыш, җан һәм тән саулыгы насыйп булсын!
Илдар САЯХОВ, 

Казан шәһәрендәге 180 нче күппрофильле

полилингваль гимназия директоры

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ