Логотип Магариф уку
Цитата:

Беслан мәктәбендәге терактта һәлак булган татар укытучысын искә алдылар

Төньяк Осетиянең Беслан шәһәрендә мәктәптә булган теракт корбаннарын искә алдылар. Һәлак булучылар арасында татар хатын-кызы Гөлемдан Умерова да булган. Аның хакында Төньяк Осетия – Алания Республикас...

Төньяк Осетиянең Беслан шәһәрендә мәктәптә булган теракт корбаннарын искә алдылар. Һәлак булучылар арасында татар хатын-кызы Гөлемдан Умерова да булган. Аның хакында Төньяк Осетия – Алания Республикасы “Габдулла Тукай исемендәге татар милли-мәдәни җәмгыяте” төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Нурислам Галимов сөйләде, дип яза "Татар-информ" агентлыгы.


Нурислам Галимов әйтүенчә, Умерова Гөлемдан Хаҗимөхәмәтовна башлангыч сыйныфлар укытучысы була. Ул татар кызы, кияүгә чыккач, Ватаева фамилиясен ала. Гөлемданның ире бу вакыйгаларга кадәр үк, йөрәге кинәт тоту сәбәпле, вафат була. Аннары озак та үтми, Гөлемдан ханымның улы шул ук диагноз белән вафат була. "Гөлемдан Умерованың  өч кызы була. Ул 8 класста - үзенең классында укыган кызы белән бергә тоткынлыкка эләгә. Тоткынлыктан кешеләрне азат итү операциясе башлангач, ул балаларны коткарырга керешә. Үзе котыла алса да, чыгып китми, спортзал тәрәзәсенә балаларны китереп тора. Чираттагы баланы коткарганда Гөлемдан авыр яралана - аның аягы өзелә. Кан югалтудан ул һәлак була", - дип сөйләде Нурислам Галимов.


1769


Гөлемданның кызы исән кала. "Аның өч кызы да хәзерге вакытта исән. Гөлемданның әнисе шуларның берсе белән Бесланда яши. Башка кызлары күченеп киткәннәр, аларның үз язмышлары”, - дип сөйләде Нурислам Галимов.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ