Логотип Магариф уку
Цитата:

Без һәр эшне «Мин — татар» дип эшләргә тиеш

Татарстан Премьер- министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев Екатеринбургта узган татар халкының үсеш стратегиясе эскизын Урал Федераль округында яшәүче милләттәшләребезгә тәкъдим итте. Б...

Татарстан Премьер- министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев Екатеринбургта узган татар халкының үсеш стратегиясе эскизын Урал Федераль округында яшәүче милләттәшләребезгә тәкъдим итте. Биредә Россия төбәкләрендә беренче очрашу уза. Екатеринбургка эскиз үзгәртелеп алып киленде. Анда Татарстан районнарында узган очрашуларда яңгыраган, конгресска килгән төпле һәм нигезле тәкьдимнәр инде кертелде. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.
— Бу киләчәккә юлны билгеләү. Без алга барырга тиешбез. Берләшеп, стратегиядә каралган планнар нигезендә эшләргә тиешбез. Глаболизация вакытында без башка телләрне өйрәнү белән бергә, үз телебезне дә сакларга, өйрәнергә тиеш. Татар кешесе ким дигәндә өч тел белергә тиеш. Берсе — туган телебез.
Татарны милләт буларак саклап калуда мәдәниятнең роле зур. Безгә бу өлкәдә шулай ук һәр яклап, һәр юнәлештә эшләргә кирәк, ди Васил Шәйхразиев.
Һәр башкарган эшебезне » Мин — татар» дип эшлик, дип тәмамлады чыгышын Милли Шура рәисе. Залда утыручылар аның сүзләрен хуплап, алкышлады.
Бу минутларда Татарстан сәнгать осталары концерты башланды.
Иртәгә милләттәшләребез белән очрашу Ростов — на -Дону шәһәрендә узачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ