Логотип Магариф уку
Цитата:

«Без барыбыз да Ильич оныклары идек»

22 апрель – миңа элек-электән шимбә өмәсе   уздыра торган көн буларак истә калган. Безнең кебек октябрятлар, пионерлар, комсомоллар сафында формалашкан буын өчен 22 апрель – тантаналы шартларда Пионер...

22 апрель – миңа элек-электән шимбә өмәсе   уздыра торган көн буларак истә калган. Безнең кебек октябрятлар, пионерлар, комсомоллар сафында формалашкан буын өчен 22 апрель – тантаналы шартларда Пионерлар сафына кабул итү көне дә әле ул. Без барыбыз да “Без – Ильич оныклары”,- дип үскән буын.  Ленин бабай васыятьләренә тугры булып үсәргә тырыштык. Бүгенге күзлектән чыгып караганда да, анда бер начарлык та юк, киресенчә. Укырга, хезмәтне сөяргә, намуслы булырга  өндәгән. Мин үзем Казандагы  1 нче татар гимназиясен тәмамладым. Тарих укытучыбыз Гөлчирә Хафизовна, безгә: “Сез коммунизмда яшәячәк буын”,- дип гел әйтә торган иде. Нишлисең, без менә шундый өметләр белән үскән буын.


 Хәзер заман башка, вазгыять башка  дип кенә боларны күңелдән сызып ташлап булмый. Бу – тарих. Узган ел коллектив белән Ленино-Кокушкино авылындагы тарихи-мәдәни музей-тыюлыкта булып кайттык. Ленинның, шәхес буларак формалашу этапларын тагын бер кат күздән кичердек. Бүген - Ленин туган көнне әнә шунда төшкән фотоларны карап,   коллегалар белән WhatsApp аша  хәтирәләрне дә яңартып алдык әле.

Лилия ХӘСӘНОВА, 167 нче мәктәп директоры


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ