Логотип Магариф уку
Цитата:

«Безнең укытучыларга барысы да җитә»

Татарстан Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов республика укучыларының үз эшләрендә зур профессионал булуларын ассызыклады. Министрлык җитәкчесе заман белән бергә атлау өчен мөгаллимнәргә нишләргә...

Татарстан Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов республика укучыларының үз эшләрендә зур профессионал булуларын ассызыклады. Министрлык җитәкчесе заман белән бергә атлау өчен мөгаллимнәргә нишләргә кирәклеген әйтте. 
«Безнең укытучыларга барысы да җитә. Безнең укытучыларга җитмәгән әйбер юк.  «Җитмәү» дигән сүз — укытучының дәрәҗәсен төшерү ул. Һәр укытучының үз методикасы, үз балалары бар. Әгәр без бишлегә укый торган балаларны  бер укытучыга бирсәк, бер  төрленәтиҗә була, әгәр начар укый торган балаларны яхшы укучылар белән генә эшли торган укытучыга бирсәк, башка нәтиҗә булачак. Шуңа күрә «укытучы» сүзе зур хәрефтән язылырга тиеш», - дип белдерде Рафис Борһанов. 
Министр мәктәпләрнең тиешле  дәреслекләр, уку әсбаплары, җиһазлар белән тулысынча тәэмин ителүен әйтте.
«Минемчә укытучыга мәгълүматны тизрәк үзләштерергә кирәк. Методикалар, тормыш үзгәреп тора. Һәр укытучы үз траекториясен үзе язып, без вакытында аңа шул траектория буенча яңалыкны тапшырсак һәм әлеге юнәлеш буенча уку оештырсак, яхшы була. Менемчә, безнең иң зур бурычыбыз шул, - диде министр.

Бүген Рафис Борһанов Казанның 2 нче лицей-интернатында булып кайтты. Министр биредә эшләүче биология укытучысы Наил Мирсаитовны «Россия ел укытучысы» педагогик бәйгедә беренче бишлеккә керүе белән котлады.



 
Айгөл ЮНЫСОВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ