Логотип Магариф уку
Цитата:

Бөек Җиңүнең 75 еллыгына «Җәлил укулары» әдәби бәйгесе яңа биеклеккә күтәрелергә тиеш

Бөтендөнья татар конгрессы бинасында «Җәлил укулары» әдәби бәйгесенең оештыру комитеты үзенең утырышын уздырды.  «Җәлил укулары» бәйгесе балалар һәм аларның әти-әниләренең әдәбияткә битараф булмавына...

Бөтендөнья татар конгрессы бинасында «Җәлил укулары» әдәби бәйгесенең оештыру комитеты үзенең утырышын уздырды.  
«Җәлил укулары» бәйгесе балалар һәм аларның әти-әниләренең әдәбияткә битараф булмавына бер дәлил иде. Шуңа күрә бу конкурс тагын да үсәргә, киңрәк колач җәяргә тиеш. Алда Бөек Җиңүнең 75 еллыгы, ТАССРның 100 еллыгы.  Әлеге чараларга әзерлек барган көннәрдә, безнең алда  «Җәлил укулары»н яңа биеклеккә күтәрү бурычы тора»,- дип белдерде Васил Шәйхразиев.
Киләсе елга бәйге яңа форматта, яңа платформада узарга тиеш. «Җәлил укулары» әдәби бәйгесенең гала-концертын киләсе елга башкаланың опера һәм балет театрында уздырачак.
Исегезгә төшерәбез, быел «Җәлил укулары»нда 4000гә якын бала катнашты. Халыкара бәйгедәТатарстанның 38 районыннан, Казан, Чаллы шәһәрләреннән, РФ нең 11 төбәгеннән, 4 Ерак һәм Якын чит илләрдән килделәр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ