Логотип Магариф уку
Цитата:

Буада Җиңүгә багышланган күргәзмә ачылган

Календарьга күз төшерсәк – көн дә бәйрәм, истәлекле көн, диярсең. Тик шулай да алар арасында еллар үтсә дә, һич тоныкланмый торган, олысы, кечесе өчен дә иң кадерле, ачы күз яше белән сугарылган, йөрә...

Календарьга күз төшерсәк – көн дә бәйрәм, истәлекле көн, диярсең. Тик шулай да алар арасында еллар үтсә дә, һич тоныкланмый торган, олысы, кечесе өчен дә иң кадерле, ачы күз яше белән сугарылган, йөрәк әрнүле бәйрәм бар: ул – 9 Май – Җиңү көне.

Быел без бу бәйрәмне 76 нчы тапкыр каршылаячакбыз. Әле бу көнгә өч атналап вакыт булса да, инде аңа күп мәктәпләрдә ныклап әзерләнә башладылар. Әйтик, Буадагы М.Вахитов исемендәге гимназиядә «Бөек Ватан сугышының гаилә фотохроникасы» дигән бик тә үзенчәлекле күргәзмә оештырылды. Гимназия укучылары, район ветераннары советы белән берлектә, «Бөек Ватан сугышының гаилә фотохроникасы» дигән акциядә катнаштылар. Алар тырышлыгы белән сугыш чорына караган 400 дән артык фоторәсем тупланды, һәм бу тарихи фотолар Россия дәүләт кинофотодокументлар архивына саклауга тапшырылды. Җыелган әлеге фотоларның 184 е гимназиядә оештырылган «Бөек Ватан сугышы – гаилә фотохроникасында» дигән стендта урын алды. Әлеге истәлекле стендны ачу хокукы сугыш һәм хезмәт ветераны Әнвәр Борһан улы Низамов белән Буа районының ветераннар советы рәисе Җәүһәрия Ислам кызы Хөснетдиновага бирелде. Әнвәр ага үзе сугышка 1942 елның 23 августында 17 яшьлек егет чагында алына, ә 1945 елгы Җиңү көнен Чехословакия башкаласы – Прагада каршылый.

2021 елда патриотик тәрбия бирүгә игътибарның бермә-бер артырга тиешлеген искәртердәй тагын бер дата бар: быел 22 июнь – Хәтер һәм матәм көнендә Бөек Батан сугышы башлануның 80 еллыгын искә алачакбыз.

Бу уңайдан тагын бер яңалык: Бөек Ватан сугышы ветераннары Җиңүнең 76 еллыгына 10 ар мең сум акча алачак. Әлеге акча ветераннарның пенсия акчасына кушылып киләчәк. Аны апрель аеннан ук түли башлаячаклар. 10 мең сум күләмендәге мондый түләүне республикабызда 749 ветеран алыр дип көтелә. Аларның 167 се – Бөек Ватан сугышы инвалиды, ә 582 се – сугыш ветераннары.

Быел Бөек Җиңүнең юбилей елы булмаса да, бәйрәм чараларын зурдан кубып уздырырлар шикелле. Әйтик, бер Казанда гына 9 Майга бәйле чараларны үткәрү өчен шәһәр бюджетыннан 43 миллион 200 мең сум акча бүленәчәк икән.
                  Таһир САБИРҖАНОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ