Логотип Магариф уку
Цитата:

Буа кызы 100 мең сум акчалата бүләккә лаек булган

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителгән 2021 елда Татарстаныбызда газиз ана телебезне саклау, өйрәнүгә юнәлдерелгән күптөрле чаралар уза. Шуларның берсе – «Милли мультfest» республ...

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителгән 2021 елда Татарстаныбызда газиз ана телебезне саклау, өйрәнүгә юнәлдерелгән күптөрле чаралар уза. Шуларның берсе – «Милли мультfest» республика балалар кинофестивале.
Аның нигезләмәсе узган елның ноябрь аенда ук килде. Гимназиябездә нигезләмә белән танышкач, татар телен, компьютер графикасын камил белгән укучыларыбыз белән сөйләшү булды. IX сыйныф укучысы Әминә Җәләлова әлеге бәйгедә катнашырга теләк белдерде. Үзе кечкенә чагында дәү әнисеннән ишеткән, V сыйныфта укыган вакытта әдәбият дәреслегеннән укыган «Сак-Сок бәете»нә нигезләнеп, мультфильм ясарга уйлавын әйтте. Сак-Сок язмышы өчен борчылуы, малайларны әниләре белән очраштырырга теләве дә бу хыялны тормышка ашырырга ярдәм иткән булса кирәк. Буа районы дәрәҗәсендә үткән  турда эшнең миллилек үзенчәлеге, сыйфаты, авторның профессионализмына карап, бәя бирелде. Әминәнең «Биби һәм «Сак-Сок бәете» мультфильмы I дәрәҗәдәге Диплом белән бүләкләнде һәм ярымфиналга үтте.

Буа шәһәрендә узган зона турында Тәтеш, Апас, Кайбыч, Кама Тамагы, Югары Ослан, Яшел Үзән, Спас, Чүпрәле районнары катнашты. Сайлап алуның бу өлешендә дә укучыбызның эше «Татаркино» оешмасы җитәкчесе Миләүшә Айтуганова һәм жюри тарафыннан югары бәяләнде.
Зур тырышлык, сабырлык, үҗәтлек таләп иткән бу хезмәт укучының максатчан булуы аркасында финалга үтте. Мультфильмга яңадан төзәтмәләр кертеп, Әминәбез үз мультфильмын республика турына әзерли башлады. Титрлары, тавышы үзгәртелде. Әминә үзен анимация остасы икәнен тагын бер кат раслады. Информатика фәненнән дәресләрдә һәм дәрестән соң эшчәнлектә алган белемнәре дә аңа мультфильмын тиешле югарылыкта әзерләргә ярдәм итте. Мәртәбәле жюри конкурсның финал өлешендә мәктәпләр арасында «Татарча анимацион фильмнар» номинациясендә Әминә Җәләлованың «Биби һәм «Сак-Сок бәете» мультфильмын җиңүче дип тапты. 
Казандагы Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең концертлар залында уздырылган «Милли мультfest»  республика балалар кинофестиваленең бүләкләү тантанасында Әминәбезгә I дәрәҗәдәге Диплом һәм 100 мең сум күләмендә акчалата бүләк бирелде.  
Укучыбыз үзенең бу уңышы белән гимназиябездә туган телебезгә һәм мәдәниятебезгә никадәр зур игътибар бирелгәнлеген янә бер кат раслады.
Линар ЗИННӘТУЛЛИН,

Буадагы М.М.Вахитов исемендәге гимназия директоры, Татарстанның атказанган укытучысы.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ