Логотип Магариф уку
Цитата:

Буа районы башлыгы: «Укытучылар, без беренче бишлектә булырга тиеш»

Буа шәһәре мәдәни үзәгендә район мәгариф хезмәткәрләренең чираттагы август киңәшмәсе узды. Чара бәйрәмчә рухта башланып китте. Килгән кунаклар Әлши авылында яңа мәктәп ачылу тантанасында булганнан соң...

Буа шәһәре мәдәни үзәгендә район мәгариф хезмәткәрләренең чираттагы август киңәшмәсе узды. Чара бәйрәмчә рухта башланып китте. Килгән кунаклар Әлши авылында яңа мәктәп ачылу тантанасында булганнан соң, район мәдәни үзәгенә пленар утырышка юл тотты. 


Мәдәни үзәк каршында кунаклар төрле кул эшләре, робототехника күргәзмәләре белән танышты. WhatsApp Image 2018-08-28 at 16.09.06 WhatsApp Image 2018-08-28 at 16.09.09


Пленар утырышны Буа районы Мәгариф идарәсе башлыгы Илгиз Ханбиков ачып җибәрде. Үз чыгышында ул узган елга нәтиҗәләр ясады, районның мәгариф өлкәсендә ирешкән уңышлары хакында сөйләде. Мәгариф идарәсе башлыгы шулай ул милли мәгариф мәсьәләсен дә күтәрде. «Яңа уку елында милли мәгариф өлкәсендә түбәндәге бурычлар куелды: 1) милли мәктәпләрне һәм балалар бакчаларын саклап калу, 2) сәләтле балалар белән эшне ныгыту: олимпиадаларда, конкурсларда катнашып, югары нәтиҗәләргә ирешү, 3) балалар бакчасы һәм башлангыч мәктәп арасында дәвамчылык булдыру», - дип белдерде ул.


Киңәшмәдә шулай Буа районы башлыгы Марат Җаббаров, ТР Мәгарифне үстерү институты ректоры Людмила Нугуманова,  Дәүләт Советы депутаты Ринат Гайзатуллин да катнашты.
Людмила Нугуманова үзенең чыгышында укытучыларны грантларда, конкурсларда катнашырга чакырды. «Грантларда, конкурсларда катнашу ул безнең квалификациябезне күтәрә»,- дип мөрәҗәгать итте ул һәм Буа мәгариф хезмәткәрләренең потенциалы бик зур булуын билгеләп үтте.WhatsApp Image 2018-08-28 at 16.09.04


Марат Җәббаров та Буа районы мәгариф өлкәсенә үз өлешен керткән хезмәткәрләргә, әти-әниләргә олы рәхмәтен белдерде. Ә мәгариф хезмәткәрләрен ирешкән уңышларда гына тукталып калмыйча, алга таба тагы да югарырак нәтиҗәләргә омтылырга чакырды. «Коллегалар, без республиканың уртача күрсәткечләренә карарга тиеш түгел. Без беренче бишлектә булырга тиеш. Планнар бездә бар. Сездән активлык, күбрәк энергия һәм яхшы нәтиҗәләргә омтылыш сорыйбыз» - диде ул.


Чара иң күңелле традиция - мәгариф хезмәткәрләренә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының һәм Буа районы башлыгының рәхмәт хатларын тапшыру - белән төгәлләнде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ