Логотип Магариф уку
Цитата:

Буада – шагыйрь җанлы рәссам музее

Республикабыздагы мәктәп музейлары белән берәүне дә шаккаттырып булмас кебек. Тик... Буадагы академик Роальд Сәгъдиев исемен йөрткән урта мәктәптәге «Сәнгатьне күрү» музее башкаларга һич кенә дә охшам...

Республикабыздагы мәктәп музейлары белән берәүне дә шаккаттырып булмас кебек. Тик... Буадагы академик Роальд Сәгъдиев исемен йөрткән урта мәктәптәге «Сәнгатьне күрү» музее башкаларга һич кенә дә охшамаган шул. Бердән, бу мәктәп, кем әйтмешли, чыкылдаган рус мәктәбе. Алай гына да түгел: биредә унбер төрле милләт баласы белем ала.Менә шундый үзенчәлекле мәктәптә бер татар рәссамының 33 иң шәп картиналарын үзенә туплаган мәктәп музее бар! Моннан нәкъ 19 ел элек эстетик тәрбия кабинеты буларак нигез салына аңа. 2008 – 2013 елларда Ренат Харис исемендәге картиналар галереясы дип йөртелә, инде хәзер бишенче елын Ренат Харис исемендәге «Сәнгать музее» статусында.
Ни өчен Ренат Харис исемендә? Ни өчен күпләребез өчен күренекле шагыйрь һәм җәмәгать эшлеклесе буларак билгеле булган шәхес исеме сәнгать музеена бирелгән икән соң? Тик гаҗәпләнергә бик үк ашыкмагыз әле. Бактың исә, Ренат Харисыбыз – менә дигән рәссам да икән бит! Әнә бу музейда урын алган картиналарына гына күз ташлагыз әле. Никадәр тирән фәлсәфи фикер-мәгънә шагыйрь җанлы рәссам пумаласы ярдәмендә буяу-төсләр аша тамашачыга җиткерелгән. Музейдагы экспонатлар җиде бүлеккә тупланган: картиналары бүлегеннән тыш, «Ренат Харис һәм туган мәктәбебез», «Шагыйрьнең култамгалары», «Ренат Харис – дәүләт эшлеклесе», «Ренат Харис исемендәге премия лауреатлары», «Ренат Харис Буада», «Р.Харис – фәнни-эзләнү эшләрендә» дигәннәре дә бар.
Музейга заманында Татарстанның атказанган укытучысы, шагыйрә Гөлнур ханым Айзатуллова нигез салган һәм 16 ел буена аның алыштыргысыз җитәкчесе булган. Хәзер инде Р.Харис исемендәге «Сәнгатьне күрү» музее мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты Алсу ханым Хөснетдинова карамагында.

Таһир САБИРҖАНОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ