Чаллыда сайлаулар ничек уза?

«Чаллыда сайлаучылар бик актив», – диде шәһәр мэры Наил Мәһдиев сайлаулар уңаеннан оештырылган матбугат конференциясендә.

Чаллыда яшәүче 400 меңнән артык сайлаучының 248 меңе, ягъни, 62 % ы сайлауларның беренче ике көнендә тавыш биргәннәр. Монда төп сайлаулардан тыш шәһәр советына 45 депутат сайлана.

«Сайлаулар уңаеннан шәһәркүләм зур мәдәни чаралар оештырылмый», – диде мэр.

Раушания ХӨСНЕТДИНОВА

Добавить комментарий