Логотип Магариф уку
Цитата:

Covid-19 белән авыручыларның күпчелеге чирне эштә йоктырган

Республикада эпидемиологик хәлгә кагылышлы чираттагы матбугат конференциясе узды.Анда Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любов...

Республикада эпидемиологик хәлгә кагылышлы чираттагы матбугат конференциясе узды.
Анда Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина Татарстанда зур чараларны кичектерергә яки онлайн-форматта үткәрергә тәкъдим ителәчәк дип белдерде. Спикер шулай ук концертларга, театрларга, клубларга күңел ачарга баручыларны фан-зоналарга билетлар сатып алмаска, ә оештыручыларга бию зонасында кешеләр санын чикләргә өндәде.
Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары сүзләренчә Татарстанда эш урынында яңа коронавирус йоктыручылар саны арткан.
«Әгәр сентябрьдә көнкүреш элемтә буенча 47 процент, ә хезмәт коллективларында 44 процент кеше коронавирус йоктырган булса, октябрьдә хезмәт коллективында 57 процент кеше һәм көнкүрештә 33 процент кеше Covid-19 белән чирләгән», — диде спикер.
Любовь Авдонина бу үзгәрешне предприятие һәм оешма хезмәткәрләренеңчит илләрдән яллардан кайтуы белән бәйле дип аңлатты.
Спикер сүзләренчә хәзер салкын тиеп авыручылар саны да көннән-көн арта, чөнки вакыты шундый. Моңа бәйле рәвештә хезмәт урыннарында җылы булырга, микроклимат параметрлары үтәлергә тиеш, чөнки салкын тию өшүдән, туңудан башлана дип җөпләде чыгышын Любовь Авдонина.
 
Раушания ХӨСНЕТДИНОВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ