Логотип Магариф уку
Цитата:

Дәүләт Советы депутаты Габделхай Кәримов вафат

Бүген Дәүләт Советы депутаты милләтпәрвәр, күренекле эшмәкәр Габделхай Йосып улы Кәримовың вафаты турындагы кайгылы хәбәр килеп иреште. “Ул республиканың авыл җирләрен торгызу өчен җаны-тәне белән тыр...

Бүген Дәүләт Советы депутаты милләтпәрвәр, күренекле эшмәкәр Габделхай Йосып улы Кәримовың вафаты турындагы кайгылы хәбәр килеп иреште. “Ул республиканың авыл җирләрен торгызу өчен җаны-тәне белән тырышып йөрүче чып-чын аграрник иде”,- диләр аның турында коллегалары-депутатлар.
Габделхай Кәримов тумышы белән Арча районы Шушмабаш авылыннан. Башта М. Горький исемендәге Казан авыл хуҗалыгы институтын (1988 ел), аннан Татар эшмәкәрлеккә булышлык итү институтын (2000 ел) тәмамлаган. 2007 елдан «Сервис-Агро» ААҖ директоры вазифасында хезмәт куя. 2019 елның сентябреннән алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советы детутаты булып сайлана.
Габделхай Йосып улы Кәримов “Мәгариф” системасындагы проектларга да хәерхаклы иде.
Габделхай Кәримовның гаиләсенең, туганнары-якыннарының авыр югалту кайгысын уртаклашабыз. Мәрхүмнең авыр туфрагы җиңел булсын.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ