Педагогларга компенсация түләнәчәк

Бердәм дәүләт, 9 һәм 11 сыйныфлар өчен дәүләт чыгарылыш имтиханнарын уздыруда катнашачак педагогларның барысына да компенсация түләнәчәк. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов әйтте.

– 2019 елгы дәүләт йомгаклау аттестациясенең мөһим яңалыгы – ТР Министрлар Кабинетының «Бердәм дәүләт имтиханына әзерлек һәм уздыру эше өчен педагогик хезмәткәрләргә компенсацияләр турында» Карарына үзгәрешләр кертелүе, — диде министр.

Рафис Борһанов компенсация күләме сәгатенә 19 сум 28 тиен тәшкил итүен белдерде.

Быел Татиарстанда имтиханнарны оештыруда 7 000 якын укытучы катнашыр дип көтелә.

 

Добавить комментарий