Логотип Магариф уку
Цитата:

Дәүләт йомгаклау аттестациясе бетәргә мөмкин

«Учительская газета» сайтында хәбәр ителгәнчә,  Россиядә 9 нчы сыйныф укучылары өчен мәҗбүри дәүләт йомгаклау аттестациясен гамәлдән чыгарырга һәм аны ирекле итәргә тәкъдим итәләр. Закон проекты...

«Учительская газета» сайтында хәбәр ителгәнчә,  Россиядә 9 нчы сыйныф укучылары өчен мәҗбүри дәүләт йомгаклау аттестациясен гамәлдән чыгарырга һәм аны ирекле итәргә тәкъдим итәләр. Закон проекты Дәүләт Думасына кертелде һәм парламентның түбән палатасының электрон базасында бастырылды.
Документ нигезендә, тугызынчы сыйныф укучылары ГИАны теләк буенча көллияткә, яки техникумга конкурс нигезендә кергән очракта тапшыра алачак. Закон проектында йомгаклау аттестациясенә бары тик төп гомуми белем программасын тулысынча үзләштергән һәм тугызынчы, яки унынчы сыйныфны тәмамлаган укучылар гына рөхсәт ителәчәк.
Документка аңлатма язуында хәзерге вакытта барлык тугызынчы сыйныф укучылары, көллияткә укырга керергә яки мәктәптә белем алуны дәвам итәргә җыенуларына карамастан, ГИА узарга тиеш диелгән. Шул ук вакытта балалар бу яшьтә әле психологик яктан имтиханнарга тиешенчә әзерләнмәгән, ә ГИАга карата таләпләр ел саен көчәя. 9 нчы  сыйныфтан соң йомгаклау аттестациясе бары тик техникумнарга, көллиятләргә конкурс нигезендә алынган баллар нигезендә укырга кергән балаларга гына кирәк. Беренчедән, ГИАны ирекле рәвештә узу укучыларда стрессны азайта. Икенчедән, БДИны тапшыру алдыннан үзенә күрә бер күнегү булырга мөмкин.
Таңсылу ГАБИДУЛЛИНА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ