Логотип Магариф уку
Цитата:

Данил Салихов: «Без чуашны да уятырга тиеш»

Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов туган телләргә кагылышлы вәзгыять барлык халыкны уятырга тиеш дип саный. «Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналлары редакциясе оештырган түгәрәк өстәл б...

Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов туган телләргә кагылышлы вәзгыять барлык халыкны уятырга тиеш дип саный. «Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналлары редакциясе оештырган түгәрәк өстәл барышында язучы үз фикерен белдерде.
– Татарның теле, гореф-гадәте кысыла икән, димәк, Россиядә яшәгән башка милләтләрнеке дә кысыла. Без стратегия булдыру буенча эшләвебез белән чуашны да, марины да уятырга тиеш. «Мари, туганым, син нишләп утырасың? Синең дә телеңне кысалар бит», – дияргә тиешбез. Бердәмлек булганда гына телебезне саклый алабыз. Әдәбият, мәдәният, журналистика һәм дин бергә бердәм эшләгәндә генә, без уңышка ирешә алырбыз дип уйлыйм. Татар телен дин саклап калды. 1990 еллардан соң дингә кайту, безне көчәйтте. Татар халкы үсеш стратегиясенә багышланган утырышларга дин әһелләрен дә чакырырга тиешбез, – диде Данил Хәбибрахман улы.
Язучылар берлеге рәисе фикеренчә, татар телен саклап калу өчен милли югары уку йортын торгызу да бик кирәк. Милли кадрларга кытлык кичергән чорда татар халкының үсеше булмаячак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ