Логотип Магариф уку
Цитата:

Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Әлмәт мәктәбендә дәрес бирде

Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Әлмәттә үзе белем алган 7 нче мәктәптә парламент дәресе уздырды. Дәүләт Советы белән республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы, мәгарифне үстерү институтының урта...

Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Әлмәттә үзе белем алган 7 нче мәктәптә парламент дәресе уздырды. Дәүләт Советы белән республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы, мәгарифне үстерү институтының уртак проекты булган әлеге чара быел 11 нче тапкыр оештырыла. Әлеге шәһәрдәге 7 нче мәктәптә ул тәүгесе генә түгел. Парламент рәисе туган мәктәбен онытмый, дип яза «Әлмәт таңнары» газетасы. 



– Парламент дәресләре яшьләр мөстәкыйль тормышка аяк басканда гамәлдәге законнарны белсен, биредә алган белемнәре белән үзләренең гражданлык активлыкларын күтәрсен өчен уздырыла. Законнарны белмәү җаваплылыктан коткармый – бу сүзләр әле дә актуаль, – диде дәресне ачып Фәрит Хәйруллович.


Фото: gossov.tatarstan.ru Фото: gossov.tatarstan.ru

Дәресләрнең эчтәлеге бер-берсен кабатламый. Аларның темалары гел алышынып тора. Бу юлы ул «Парламент, җәмгыять һәм мин» дип аталды. Парламент нәрсә соң ул, ул нинди функция башкара? Спикер 7 нче мәктәп укучыларына шул хакта сөйләде. Югары вәкаләтле закончалыклы орган булган парламентта елына уртача 150 закон кабул ителә. Ул 5 елга сайлана. Киләсе елга безне Дәүләт Советына депутатлар сайлау көтә. 2020 елда исә Татарстан Президентын сайлаячакбыз.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ