Логотип Магариф уку
Цитата:

Диетолог: «Ата-аналар үзләренең туклану культурасына игътибар бирсен иде»

Дөрес туклану.Кем җаваплы:  гаиләме, мәктәпме?Чипсы, газлы эчемлекләр, баллы шоколад-конфетлар. Бүгенге баланың иң яратып ашый торган көндәлек ризыклары нәкъ менә шулар дисәк, һич кенә дә арттыру...

Дөрес туклану.
Кем җаваплы:  гаиләме, мәктәпме?
Чипсы, газлы эчемлекләр, баллы шоколад-конфетлар. Бүгенге баланың иң яратып ашый торган көндәлек ризыклары нәкъ менә шулар дисәк, һич кенә дә арттыру булмас. Өйдәге җылы ризыктан баш чөергән, ит, балыкны тәлинкәнең читенә этеп куярга күнеккән буын үсеп килә. Төшке аш урынына буфеттан сатып алынган пицца-пәрәмәч, автомат-кибеттән алынган шоколад, кока-кола –  балаларыбызның көндәлек туклану рационы шундый. Мәктәп ашханәсендәге ризык тәмле түгелме, әллә балалар «тәмле» сүзен башкача күзаллыймы? Әнә шул сорауларга җавап табу максатыннан «Гаилә һәм мәктәп» журналы редакциягә берничә белгечне чакырды. Актуаль тема буенча сөйләшүдә алар авызыннан яңгыраган фикерләр укучыларыбызга файдалы булыр дип уйлыйбыз.
Нигә тазаралар?
Резеда Фәйзуллина, медицина фәннәре докторы, ТРның Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш балалар диетологы:
– Соңгы елларда балаларда  симерү күренешләре арта бара. Дөрес, Америка белән чагыштырганда, Россиядә хәлләр алай ук куркыныч түгел кебек. Шулай да бу мәсьәләгә күз йомарга ярамый. Педиатр буларак, мин анык шуны әйтә алам: тән массасының нык артуын һәм аңа бәйле авыртуларны балаларның яслегә яки мәктәпкә йөри башлаулары белән генә бәйләп карау дөрес түгел. Симерү билгеләре бала туганчы ук формалаша. Бар да йөккә узган хатын-кызның ничек туклануына бәйле. «Миңа хәзер ике, өч кеше өчен тукланырга кирәк», – дигән уй белән булачак ана кирәгеннән артык ашый башлый. Алай гына да түгел, Россия хатын-кызы бит әле ул: «Йөкле чакта теләгән бөтен әйберне дә ашарга кирәк», – дигән фикердә тора һәм күзе төшкән ризыкны талымсызланып капкаларга тотына. Сүз кәбестә яфрагы яки укроп кисәге турында барса бер хәл, юк бит, хатын-кызның калориягә һәм аерым тәмләткечләргә бай булган ризыклар – төрле фастфуд ашыйсы, газлы эчемлекләр эчәсе килә. Шул рәвешле, аның авырлыгы арта башлый. Табиб кисәтү ясаганнан соң, аны киметергә теләп, ул үзен ашаудан тыярга тотына. Бу – соңгысы организмга кирәкле матдәләр җитмәүгә китерә. Авырлы чакта карындагы баланың да анасы ашаган ризык белән туклануын онытмаска кирәк. Әни кеше аллергия дип балык, гестоз дип яшелчә-җиләк-җимешләр ашамаса, туачак сабыйга алардагы минераллар, витаминнар һәм шулай ук аксым барып җитмәскә мөмкин. Имезә башлагач, ана тагын, аллергия булыр дип, үзен төрле ризыклар ашаудан тыя. Нәтиҗәдә бала аерым тәмнәр һәм исләр барлыгы турындагы мәгълүматтан мәхрүм кала һәм, тугач, анасы ашаган ризыкларны гына үз итә башлый. Шуңа да хәзерге балаларның бәрәңге, токмач, фастфуд ашауларына, газлы эчемлекләр эчүләренә аптырыйсы юк. Кайсы хатын-кызның өйдә баласына, яшелчә турап, салат  ашатканы бар? Аны кунаклар алдына гына куябыз. Көне буе эштә булган аналарның күбесе баланы мәктәпкә җылы ризык ашатып  чыгарып җибәрми, эштән кайткач та ашау тиз генә әзер булмый. Кулына акча тоттырып чыгарып җибәрәләр дә, ашыйсы килгән бала, камыр ризыклары, баллы тәм-том, шикәр күләме кирәгеннән артык һәм  химик «Е» тәмләткечләре булган газлы эчемлекләр сатып алып, тамагын туйдыра. Шундый ризыкка ияләнгән баланың мәктәп ашханәсендә бирелә торган сәламәт ризыкка, әлбәттә, исе китми.
Моннан тыш, өйгә генә түгел,  үсмерләрнең мәктәпкә «доставка» белән ризык китертүе модага кереп китте.  Димәк, баланың кулында акча бар! Каян килгән? Ата-ана биргән! «Мәктәптә әйбәтләп ашатмыйлар», – дип лаф орган ата-аналар иң элек үзләренең туклану культурасына игътибар итсен иде. Ул баласына өйдә нәрсә ашата? Үзе пешерәме, сәламәтлек өчен кирәк булган ризыклармы ул, әллә кибеттән алып кергән тиз әзерләнүче ярымфабрикатлармы? Ашказаны-эчәк авыртулары килеп чыкмасын өчен, көндәлек рационда ит, балык, боткалар булырга тиеш. Ризыкны дөрес итеп төрләндерә белү дә кирәк. Ашауны дөрес көйләгән очракта бернинди даруларсыз да сәламәтлекне яхшыртырга була. Тән массасы артык булу ул әле симерү генә дигән сүз түгел бит. Аннан эндокрин, йөрәк-кан, гепатобилиар (үт һәм башка ризык эшкәртү сыеклыклары) системасына, хәрәкәтләнү аппаратына зыян килә.

Кәбестә һәм балыктан ваз кичү
Алла Константиновна Агапова,  Казанның Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты генераль директоры урынбасары:
– Балаларның мәктәптә дөрес һәм тәмле туклануы бик күп нәрсәгә бәйле. Иң элек меню төзегәндә, без СанПиН таләпләрен үтәргә тиеш. Алар булмаса, менюга тәмлерәк ризыклар өстәргә ярар иде. Шул ук балалар яраткан макарон һәм бәрәңгене дә безгә хәтта ике көнгә бер кабатлау да тыела. Икенчедән, балалар ашарга тиешле ризыклар исемлеге бар. Мәсәлән, балык. Аны без узган елга кадәр атнасына ике-өч тапкыр бирергә тиеш идек. Ә балалар аны яратмый, ашамый. Табиблар, әти-әниләр белән берничә очрашу уздырдык. Беренчеләре: «Балык ашатырга кирәк», – ди, икенчеләре: «Бала ач кайта, нәрсә өчен түлибез соң?» – дигән сорау бирә. Яшелчәләр белән дә шул ук хәл: салатларны нибары 30 процент бала гына ашый. Ни өчен шулай? Чөнки өйдә дөрес туклану юк. Хәзер балык ике атнага бер тапкыр, котлет рәвешендә генә бирелә. Салатлар менюда калды, чөнки кайбер укучылар аларны мәктәптә генә ашый.
Ашханәләрдә пешекчеләр, эшчеләр җитешми. Ә аш бүлмәсендәге хезмәткәрләр саны ризык төрлелегенә тәңгәл килергә тиеш. Элек меню җиңел иде, бертөрле ризык кына пешерелде: йә котлет, йә тавык. Хәзер исә, балаларга сайлау мөмкинлеге бирер өчен, икесен дә әзерләргә туры килә. Әмма тукланудагы бу юл да камил түгел: бер яктан, бала сайлап алган ризыкны ашап бетерәчәк, дип куансак, икенче яктан, ул ел буена гел бертөрле ризык алып ашарга мөмкин бит. Кич белән әнисе аңа кызыл балык пешереп ашатса, витаминнар һәм микроэлементлар дефициты тәэмин ителер иде, ә бит өйдә дә балалар шул ук макарон, сосиска һәм кибеттән сатып алынган пилмәнне ашый. Эш буенча мәктәпләргә еш йөрер-
гә туры килә. Үз күзләрем белән малай һәм кызларның салатка тотынып та карамавын күрәм. Шулай берсендә, кызлар янына килеп, салат ашарга өндәдем. «Юк, кәбестә яратмыйбыз», – диләр. «Кәбестә ашасаң, битең чиста, шома булачак, әллә минем кебек җыерчык битле буласың киләме?» – дип китеп бардым. Бермәлне карасам, кызлар салат ашап утыра. Димәк, дөрес туклану турындагы сөйләшүнең файдасы бар. Өйдә дә әти-әниләр шуңа игътибар итсен иде.
Дөрес туклану –
чыгымлы
Лилия Илдаровна Будникова, ТРның целиакия белән авыртучыларга ярдәм күрсәтү төбәкара иҗтимагый оешмасы директоры:
–Татарстанда 25 мәктәп укучысы (шуларның 15 е – Казанда) һәм 43 мәктәпкәчә яшьтәге бала целиакия (организмның глютенны кабул итә, эшкәртә алмавы) белән авырый. Без ашый торган барлык ризыклар да аларга ярамый. Өстәвенә пешерү урыннары, савыт-сабалары да аерым, чиста булырга тиеш. Чөнки глютен эзләре калган табада ризык пешерсәң, андый балаларның сәламәтлегенә зур зыян килә.
Балалар бакчасында без махсус төркем ачып, Казандагы проблеманы хәл иттек. Анда аерым кеше, үз өстенә бик зур җаваплылык алып, аерым савытларда ашарга әзерли. Мәктәпләргә килгәндә, әлеге мәсьәләне хәл итү авыррак. Яңа СанПиН буенча, укучыга үзе белән ашарга алып килү рөхсәт ителә, әмма мәктәптә суыткыч, микродулкынлы мич һәм ризыкны җылытырга ярдәм итүче җаваплы кеше булырга тиеш. Директорлар моңа укытучыларны җәлеп итәргә теләми. Шуңа күрә андый балаларның әниләре бер көнгә җитәрлек итеп пешерә дә мәктәпкә термоска тутырып җибәрә. Безнең балалар биргәнне ашап бара. Аларның туклануы дөрес – рационнарында җиләк-җимеш, яшелчә, боткалар күп. Тик, үсә төшкәч, яшүсмерләр сыйныфташлары ашаган ризыкларга кызыга, үзләренең авыруыннан ояла. Мәктәп ашханәсендә аларга дөге яисә карабодай гына алып ашарга ярый. Әмма шул ук карабодай эчендә бодай бөртекләре табылырга мөмкин. Нәтиҗәдә баланың ашказаны авырта, эче бора, коса башлый. Әлеге проблеманы чишү юлларын ничә ел инде таба алмыйбыз. Мәскәү һәм Хабаровск төбәгендә андый балаларга масхус компенсация түли башладылар. Татарстанда ул хәл ителсә, безнең гаиләләргә зур ярдәм булыр иде, чөнки дөрес туклану бик чыгымлы.
Ашауның да
культурасы бар
Лилия Наилевна Яруллина, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының балаларга өстәмә белем бирү бүлеге җитәкчесе:
– Узган елның февраль аенда ТРның Мәгариф һәм фән министрлыгы каршында махсус ата-аналар советы оештырылды. Хәзер һәр ата-ана мәктәпкә килеп, баласының ничек туклануын, ашханәдәге тәртипне, тәлинкәдәге ризыкны, аның сыйфатын һәм күләмен  карап, тикшереп китә ала. Без балаларны дөрес тукланырга өйрәтергә тиеш. Чөнки бала көннең күп өлешен мәктәптә үткәрә бит. Шуның өчен мәктәп ашханәләрендә тәмле һәм тамак туярлык итеп ашату өстендә эш алып барабыз. Узган елның октябрь аенда РФнең Дәүләт хезмәтләре порталында «Башлангыч сыйныфларда укучылар өчен бушлай кайнар ризык» бүлеге эшли башлады. Әлеге порталда ата-аналар мәктәптәге ашауга карата үз фикерләрен калдыра ала. Бүгенге көндә анда 2400 дән артык мөрәҗәгать килде һәм аларның 86 проценты – уңай фикерләр. Моннан тыш, министрлык балаларның туклануына бәйле сорауларны вакытында хәл итү өчен кайнар линия дә эшләтеп җибәрде. 1 сентябрьдән башлап безнең белгечләр 190 нан артык шалтырату кабул итте. Сорауларның күбесе башлангыч сыйныфларда укучыларны бушлай ашату мәсьәләсе белән бәйле. Мәктәптә ашау начар түгел. Ашханәләрдә балаларга сәламәтлекләренә зыян салмый торган ризыклар бирелә. Дөрес туклану культурасы балаларга мәктәпләрдә генә түгел, ә өйдә  әти-әниләр тарафыннан салынсын  иде.
Галия ХАБИБРАХМАНОВА

Лилия СӘДРЕТДИНОВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ