Дистанцион уку-укытуда универсаль уку гамәлләрен формалаштыру үзенчәлекләре

Федераль дәүләт белем бирү стандартларын (ФДББС) гамәлгә кертү белән мәктәптә укытуның төп бурычларыннан берсе булып укучыларда уку максатын мөстәкыйль рәвештә куя белү, аны тормышка ашыру юлында үз уңышларын күрү, контрольдә тоту һәм бәяли белү гамәлләрен формалаштыру билгеләнде. Шуңа бәйле рәвештә, уку-укыту процессында укучыларда алдагы тормышта мөстәкыйль уку ихтыяҗы формалаштыру зарурлыгы алгы планга чыкты. Моңа ирешүдә төрле укыту формалары, шул исәптән дистанцион укыту формасы да ярдәмгә килә.

Заман таләбе булган дистанцион уку-укыту соңгы вакытта көнүзәгендәге мәсьәләгә әйләнде. Әлеге форма моңарчы да, әйтик, билгеле бер категория укучыларны (сәламәтлек мөмкинлекләре чикле булган балаларны, сәләтле балаларны, гаилә белеме алучы балаларны) укыту, өстәмә белем алу мәйданчыкларында дәрестән тыш эшләү өчен кулай саналып килде. Үткән уку елының соңгы айларында исә дистанцион уку-укыту илебезнең һәм, гомумән, дөньяның күпчелек уку йортларына кагылды. Әлеге укыту формасының уңай һәм тискәре якларына кагылмыйча (алар, әлбәттә, уку-укыту процессында сизелде һәм күренде), аны куллану барышында бүген укучыларда ФДББС таләп иткән универсаль уку гамәлләрен (УУГ) формалаштыру үзенчәлекләренә тукталасы килә.

Билгеле булганча, дистанцион уку-укыту дәрестә һәм дәрестән тыш вакытта укучыларның мәгълүмат киңлегендә ориентлашу, мәгълүмат белән гамәли эш алымнарын үзләштерү, яңа техник чаралар ярдәмендә аның белән алмашу-уртаклашу күнекмәләрен булдыру, укучының шәхси позициясен формалаштыру мөмкинлеген бирә.

Дистанцион тәкъдим ителә торган биремнәрне үтәү дөрес һәм тиешле үзбәяне, белем алуның кирәклеген аңлауны, укуга мотивация булуны, уку эшчәнлеге барышында туган авырлыкларны аңлап бәяләүне формалаштыруга ярдәм итә. Шул сәбәпле, укытучыга дистанцион белем алуны укуга кызыксыну уяту, белем алуга омтылуны үстерү юнәлешендә оештырырга кирәк. Иң мөһиме – бала бу очракта белемнәрне мөстәкыйль үзләштерү әһәмиятен аңларга тиеш була. Бу вакытта аңа танып белү барышын, уку эшчәнлеген мөстәкыйль оештыру эшендә универсаль уку гамәлләре ярдәмгә килә. Соңгы елларда укучыларда формалаштырылып килгән универсаль уку гамәлләренең әһәмияте һәм зарурлыгы, аларның белем алу күнекмәсе нигезендә яңа белемнәрне мөстәкыйль үзләштерү мөмкинлеген бирә алуы нәкъ менә шушы дистанцион укыту барышында ачык күренде дә инде. Шуңа күрә моңарчы дистанцион укыту технологияләренең укучыларда УУГ формалаштырырга ярдәм итүе турында сүз алып барсак, хәзер исә аларны дистанцион укыту барышын оештыру, үткәрү, көйләүдә булышлык итүендә әһәмиятен билгелибез.

Укытучы дәресне планлаштыру этабында ук дистанцион укытканда укучыда кайсы универсаль уку гамәлләрен формалаштыра алуы турында уйланырга тиеш була. Онлайн уку-укыту вакытында аларны формалаштыруда билгеле бер үзенчәлекләр күзәтеләме, бу вакытта нәрсәләргә аерым игътибар бирү кирәк булачак дигән сораулар туарга мөмкин. Шуны да истә тотарга кирәк, моңа кадәр традицион уку-укыту барышында формалаштырыла торган универсаль уку гамәлләренә дистанцион уку-укыту вакытында тиешле игътибар бирелеп бетмәү куркынычы да туа. Бу вакытта, әлбәттә, дистанцион уку-укытуның ни рәвешле алып барылуын дә онытмаска кирәк. Укучыларның ИКТ-технологияләрен куллана белү дәрәҗәсен дә, интернетка чыга алу мөмкинлекләрен дә исәпкә алырга кирәк. Махсус электрон белем алу мәйданчыкларыннан (Zoom, РЭШ һ.б.) файдалану бу очракта, һичшиксез, зур мөмкинлекләр ача. Андый мөмкинлекләр булмаганда исә, планлаштырылган универсаль уку гамәлләрен формалаштыруда билгеле бер кыенлыклар туарга мөмкин. Әйтик, дистанцион укытуда коммуникатив УУГләренең аерым бер төрләрен формалаштыру, гомумән, проблема тудырачак. Соңгы айлар тәҗрибәсе күрсәткәнчә, кайбер мәктәпләрдә WhatsApp, смс-хәбәрләр, электрон почта аша укыту мөмкинлеге генә тудырылды. Шул рәвешле, мәктәпләрнең бер өлеше дистанцион уку-укыту таләп иткән тәртип-нормаларга нигезләнеп эш алып барудан мәхрүм булды. Аңлашылганча, бу очракта коммуникатив уку гамәлләрен формалаштыруга тулаем ирешү турында сүз алып барып булмый.

УУГ яңа социаль тәҗрибәне аңлы һәм актив үзләштерү юлы белән укучының үз-үзен үстерү һәм камилләштерүен, аның әлеге процессны оештыру сәләтен дә исәпкә алып, яңа белемнәрне һәм күнекмәләрне мөстәкыйль үзләштерүен тәэмин итүче гамәлләр җыелмасы буларак аңлашыла. Иң беренче чиратта, алар укучыларга уку эшчәнлеген мөстәкыйль рәвештә гамәлгә ашыру, уку максатларын кую, аларга ирешүдә кирәкле чаралар һәм алымнарны куллану, уку эшчәнлеген һәм аның нәтиҗәләрен күзәтү, контрольдә тоту һәм бәяләү мөмкинлеген бирә. Шуңа күрә дистанцион укыту шартларында укучыларда киң планда нәкъ менә регулятив универсаль уку гамәлләрен  формалаштыру турында сүз йөртәбез.

Танып белү универсаль уку гамәлләрен формалаштыру юнәлешендә дә укучы эзләнүнең барышын мөстәкыйль рәвештә төзүгә ирешә ала, үзләштерелгән белемнәрне эшкәртү, системалаштыру, гомумиләштерү һәм белем алу процессында куллануны тормышка ашыра. Иң әһәмиятлесе – укучының танып белү максатын мөстәкыйль рәвештә билгели һәм тәгъбир итә алуы. Укучы кирәкле мәгълүматны төрле чыганаклардан таба, билгели, бу вакытта аңа компьютер чаралары ярдәмгә килә ала. Танып белү уку гамәлләре мәсьәләне чишүнең нәтиҗәле юлларын табарга өйрәнүдә ярдәм итә. Укучы шулай ук проблеманы куя, аны тәгъбир итә, иҗади һәм эзләнү характерындагы проблемаларны чишүдә эшчәнлек алгоритмнарын мөстәкыйль төзергә өйрәнә. Дистанцион уку вакытында күпчелек очракта боларны укучыга нәкъ менә үзенә башкарырга туры килә.

Тел-әдәбият дәресләрендә логик универсаль уку гамәлләрен формалаштыру да әһәмиятле санала. Әдәби әсәрне мөстәкыйль анализлаган вакытта укучы сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен урнаштыру күнекмәсенә ия була. Билгеләрне аерып чыгару максаты белән объектларны анализлау, ягъни әсәр, вакыйга, образ һ.б. шундый объектларга характеристика бирү гамәленә дә өйрәнә. Туган тел дәресләрендә кагыйдәне чыгару барышында синтезлый белү, ягъни өлештән бөтен төзү гамәлен формалаштыру алгы планга чыга. Шулай ук тел-әдәбият дәресләрендә уку материалын өйрәнүдә фикерләүнең логик чылбырын төзү дә әһәмиятле санала. Укучы үз фикерләрен дәлилләргә өйрәнергә тиешлеген дә онытмаска тиеш.

Дистанцион укыганда, текстны укуның максатына төшенү буларак аңлап уку да тел-әдәбият дәресләрендә аерым урын алып тора. Укучы иң элек уку төрен мөстәкыйль сайлап алырга тиеш була. Тексттан кирәкле мәгълүматны табып алып күрсәтү гамәленә укучы теге яки бу фикерне дәлилләү өчен әсәр текстыннан мисаллар китерү аша өйрәнә.

Онлайн уку-укыту вакытында укучыга үзендә бу универсаль уку гамәлләрен мөстәкыйль рәвештә формалаштыру мөмкинлеге бирелә. Әлбәттә, укучыга әлеге эш җиңел бирелмәячәк, бигрәк тә түбән сыйныфларда. Шулай да нәкъ менә бу шартларда мөстәкыйль эшли белү күнекмәсе моңа булышлык итәчәк дип уйларга кирәк. Аңлашыла ки, бу гамәлләр теге яки бу дәрәҗәдә укучыларда формалаштырылган булса, эш тагын да җайлырак барачак.

Алда әйтелгәнчә, дистанцион уку-укыту шартларында коммуникатив уку гамәлләрен формалаштыруга килгәндә, билгеле бер кыенлыклар туарга мөмкин, чөнки, әлеге уку гамәлләре башлыча нәкъ менә турыдан-туры, җанлы аралашуны таләп итүче гамәлләр. Шуның нигезендә укучының җәмгыятькә җайлашуы, кешеләр белән контактка керү, иркен аралаша алуының барлык мөмкинлекләрен файдалануы күзәтелә. Моңа исә дистанцион уку барышында тулаем ирешү мөмкин булмаячак. Шулай да, бу юнәлештә эшне бөтенләй дә туктатмыйча, коммуникатив технологияләрнең барлык мөмкинлекләреннән файдаланып, әлеге гамәлләрне формалаштыруга ирешергә тиеш булабыз. Дөрес, бу очракта, әңгәмә дә, бәлки, тулы мәгънәдәге әңгәмә булып чыкмаска, диалог төзү таләпләре дә бозылырга мөмкин, уку эшчәнлегендә булдырылырга тиешле инициативалы хезмәттәшлек тудырылмаска, бергә эшләү принциплары да сакланмаска мөмкин. Шулай да язма сөйләм үстерү белән бәйле эш төрләрен киң куллану барышында, әйтик, телдән монолог төзүне хикәя язу белән алыштырып, һ.б. бу юнәлештә планлаштырган нәтиҗәләргә ирешә алабыз. Билгеле һәр очракта да теге яки бу дәрәҗәдә укытучының идарә итү осталыгы әһәмиятле санала.

Онлайн уку шартларында укучы алдына шәхси яктан да зур таләпләр куела. Чөнки аның бу рәвешле укуны ничек кабул итүе исәпкә алына, ягъни аңа карата билгеле бер шәхси карашы формалашкан булуы мөһим санала. Бу вакытта укучыда шәхескә кагылышлы универсаль уку гамәлләрен формалаштыру турында сүз алып барабыз. Әлеге гамәлләр укучының төрле ситуацияләр һәм эш-гамәлләрне бәяләвен генә түгел, ә бәлки, үзбәяне дә күздә тота. Укучыда мөстәкыйль эшләү барышында шәхси рефлексия, үзүсешкә омтылу, белем алуга, танып белүгә мотивациясе формалаштырыла.

Әлбәттә, дистанцион уку-укыту формасының традицион булып саналган мәктәптә килеп белем алу формасын тулаем алыштыра алмавын ачык аңлыйбыз.
Шулай да аерым очракларда, ягъни мөмкинлек яки зарурлык туганда, билгеле бер шартларны исәпкә алып, дистанцион белем бирүнең дә уку-укыту системасында үз урынын алачагы бәхәссез. Иң мөһиме – кайсы очракта гына файдаланылмасын, мондый рәвешле укыту һәрвакытта да укучыларның белем алуга ихтыяҗларын канәгатьләндерү һәм үстерү эшенә хезмәт итәргә тиеш.

Гөлназ МӨХӘРЛӘМОВА,
ТР ФАнең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының милли мәгариф бүлеге мөдире, филология фәннәре кандидаты

Добавить комментарий