Логотип Магариф уку
Цитата:

ДИСТАНЦИОН УКЫТУ: ЯҢА ТӘҖРИБӘ ҺӘМ КҮНЕКМӘЛӘР

Әлфәт САБИРОВ,Сарман районы мәгариф бүлеге җитәкчесеКоронавирус таралу куркынычы зур булганлыктан, безнең районда барлык белем бирү учреждениеләре дә дистанцион укытуга күчте. Бу уңайдан төрле фикерлә...

Әлфәт САБИРОВ,
Сарман районы мәгариф бүлеге җитәкчесе
Коронавирус таралу куркынычы зур булганлыктан, безнең районда барлык белем бирү учреждениеләре дә дистанцион укытуга күчте. Бу уңайдан төрле фикерләр яңгыраса да, укытучылар һәм укучылар өчен, әлбәттә, бу яңалык булды. Дистан-
цион укытуга күчү буенча әзерлек язгы каникул вакытында башланып китте.
Барлык укучыларның да өендә компьютер яки ноутбуклары барлыгы, интернет челтәренә ялганышы турында мәгълүмат тупланды. Мохтаҗ укучыларга Татарстан Республикасы Президенты тарафыннан 9 планшет, район күләмендә «Үз мәктәбеңә запас гаджетыңны бир» акциясе кысаларында – 14 оргтехника, мәктәп тарафыннан – 24 компьютер, «Татнефть» хәйрия фондыннан 4 планшет, 14 оргтехника (принтер, сканер, компьютер) тапшырылды.
Дистанцион укытуны башлап җибәрер алдыннан, мәктәпләрдә барлык документлар да тәртипкә салынды: локаль актлар эшләнелде, яңа дәресләр челтәре төзелде. Ата-аналар белән аңлату эшләре алып барылды, онлайн режимда ата-аналар җыелышлары уздырылды. Укытуны Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы җибәргән инструкцияләр нигезендә алып бардык. Мәгариф бүлеге егермеләп дистанцион белем бирү сайтын тикшереп, анализлап чыкканнан соң, унысы иң кулай һәм отышлы дип табылды. Күпчелек онлайн дәресләр Zoom платформасы аша уздырылды.
Әлбәттә, дистанцион укытуга күчү җиңел генә булмады. Ләкин яхшы яклары да аз түгел икәнен аңладык. Яңача укытуга күчү белән мәктәп тормышы туктап калмады, директорлар киңәшмәсе даими уздырылып торды, мәктәпләрдә ата-аналар җыелышлары да, сыйныф сәгатьләре дә онлайн режимда үтте.
Дистанцион укытуның тискәре яклары да юк түгел. Иртәдән кичкә кадәр балалар компьютер һәм телефон каршында утыра, сәламәтлекләренә зыян килә дип зарланучы ата-аналар да булды. Һәм, әлбәттә, укучыларга җанлы аралашу җитми. Әлеге төр белем алу укытучының дәресне мәктәптә аңлатуына җитми инде. Укытучылар өчен дә башлангыч вакытта авыррак булды, чөнки яңа калыпларны, ысулларны үзләштерергә туры килде. Уңай ягы – аларга иҗади эшләр бирергә мөмкинлек барлыкка килде, әти-әниләр белән элемтә ныгыды. Аларның күбесе үзизоляциядә булганлыктан, балалары белән бергә укыды. Борчыган сорауларына мәгариф бүлегенә шалтыратып яисә «Кайнар элемтә» аша җаваплар алдылар. Быелгы уку елын дистанцион рәвештә тәмамладык. Яңа тәҗрибә һәм күнекмәләр алдык. Иң мөһиме: әлеге укыту нәтиҗәсендә баларның белемнәре саекмас дип ышанып калабыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ