Логотип Магариф уку
Цитата:

Дүрт укытучы илкүләм бәйгедә катнаша

Өстәмә белем бирү педагоглары Россиякүләм бәйгедә Татарстан данын яклаячаклар. Дүрт укытучы ноябрьдә Пензада узачак «Йөрәгемне балаларга бирәм» бәйгесенең финалында катнашырга әзерләнә. Безнең республ...

Өстәмә белем бирү педагоглары Россиякүләм бәйгедә Татарстан данын яклаячаклар. Дүрт укытучы ноябрьдә Пензада узачак «Йөрәгемне балаларга бирәм» бәйгесенең финалында катнашырга әзерләнә. 
Безнең республиканың өстәмә белем бирү учреждениеләрендә эшләүче укытучылар бәйгенең муниципаль һәм региональ этапларын уңышлы узганнар. Менә алар —   Казан шәһәренең инженерлык үзәге педагогы Евгений Денисов,  Лениногорск районының Балалар иҗаты йорты педагогы Альбина Дәүләтшина, Яр Чаллының 15 нче санлы Балалар иҗаты йорты педагогы Максим Макаров, Бөгелмә районы Балалар техник иҗаты үзәге педагогы Сергей Жилин.
«Йөрәгемне балаларга бирәм» бәйгесенең йомгаклау этабы  18-22 ноябрьгә билгеләнгән. Татарстанлыларга уңышлар теләп калабыз!
Фото: dop.edu.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ