Логотип Магариф уку
Цитата:

Фәнгә юл мәктәп бусагасыннан башлана

Бүгенге җәмгыять һәркемнән тормышның төрле тармакларында булган мөһим мәсьәләләрне мөстәкыйль чишүне таләп итә, димәк, үз эшчәнлегеңне дөрес оештыра-планлаштыра, максат куеп аңа ирешү өчен тырышырга к...

Бүгенге җәмгыять һәркемнән тормышның төрле тармакларында булган мөһим мәсьәләләрне мөстәкыйль чишүне таләп итә, димәк, үз эшчәнлегеңне дөрес оештыра-планлаштыра, максат куеп аңа ирешү өчен тырышырга кирәк.
Эзләнү барышында укучы төрле вазгыятьтә ориентлашырга, теге яки бу мәсьәләне чишкәндә тормыш өчен дөрес юлны сайларга өйрәнә.
Шушы максаттан, Сарман районының Җәлил гимназиясе базасында укучыларның һәм студентларның «Татарстан Республикасының экологик-географик үзенчәлекләре» темасына III республика фәнни-гамәли конференциясе үткәрелде. Шулай ук безнең гимназиядә мәгариф хезмәткәрләре, укытучылар, НГДУ белгечләре катнашында «География фәннәрен өйрәнгәндә укыту-тәрбия процессында инновацион белем бирү технологияләрен куллану» темасына Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе дә узды. Бу чаралар «Җәлилнефть» идарәсе оешуга – 60, Җәлил бистәсенең – 55 һәм Җәлил гимназиясенең 15 еллыгына багышланган иде.

Конференциянең төп максаты сәләтле укучыларны эзләнү эшенә, фәнни эшчәнлеккә җәлеп итүдән, укучыларда интеллектуаль фәнни-тикшеренү күнекмәләре формалаштырудан, экология һәм география фәннәре буенча сәләтле балаларны ачыклаудан һәм аларның үсеше өчен шартлар тудырудан гыйбарәт иде.
Тантаналы ачылышы Җәлил бистәсе мәдәният йортында узган конференциядә катнашучыларга котлау сүзләре һәм изге теләкләр белән Җәлил гимназиясе директоры Г.Булатова, Сарман районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары И.Сәхипова, Сарман районы мәгариф идарәсе җитәкчесе А.Сабиров, Җәлил бистәсе җитәкчесе Р.Кәримов, КФУдан педагогика фәннәр докторы И.Гайсин, Сарман һәм Мөслим районнарының хәрби комиссариаты җитәкчесе Д.Гасанов мөрәҗәгать итте.
Пленар утырышта докладлар белән КФУ профессоры И.Гайсин, «Җәлилнефть» идарәсе белгече И.Кашапов, Подольскидагы фәнни-тикшеренү институты профессоры Н.Волкова, Татарстан Республикасы Сарман районының Җәлил гимназиясеннән география фәннәре кандидаты, доцент  Р.Әхмәтов чыгыш ясады.

Конференциянең секцияләр эше Җәлил гимназиясендә дәвам итте. Төрле юнәлешләрдә 17 секция эшләде. Алар арасыннан «Татарстан Республикасының экологик-географик үзенчәлекләре», «Нефть табылучы территорияләрнең экологик проблемалары», «Шәһәрләр географиясе һәм геоурбанистикасы», «Татарстандагы муниципаль берәмлекләрнең демографик проблемасы», «Татарстанда укучыларга, яшьләргә хәрби- патриотик тәрбия бирү», «Искиткеч – янәшәдә», «Мин дөньяны өйрәнәм», «Экология – инглиз телендә», «Экологик әкият», «Географиягә юлым» дип аталганнары укучыларның аеруча зур активлыгы белән үтте.
Конференция эшендә Татарстанның һәм Россиянең төрле төбәкләреннән 300 гә якын кеше катнашты.
Конференциядә катнашучыларның барысына  да истәлекле бүләкләр бирелде, ә җиңүчеләргә дипломнар белән бергә глобуслар һәм һәрбер катнашучыга үз мәкаләләре басылган җыентык та бүләк ителде.
Бу көнне гимназиябездә чын мәгънәсендә Фән бәйрәме, Иҗат, Акыл бәйрәме хакимлек итте. Укучылар сәнгать өлкәсендә дә, иҗатта да, табигать фәннәрен белү буенча да бүгенге көндә кеше бар яклап та белемле булырга тиешлегенә инандылар. Киләчәккә нинди фәнни һәм техник ачышлар йогынты ясаячак? Конференция барышында сәләтле укучылар бу сорауга да җавап эзләде. Укучыларга эзләнү эшендә аларның фәнни җитәкчеләре – укытучылары ярдәм итте.
Әйе, фәнгә юл – мәктәп бусагасыннан башлана. Һәр мәктәптә дә сәләтле укучылар бар, аларны үстерә белергә генә кирәк. Моның өчен, укучының кайсы фән буенча кызыксынуы көчле икәнен билгеләп, эшне башлау зарури. Кешенең теләге булса, ул барлык авырлыкларны да җиңеп чыга. Фән белән кызыксыну – җитди эш, ул  зур хезмәт, тырышлык таләп итә. Табигать серләрен белү, ниндидер яңалыкны исбатлап карау кызыклырак яшәргә көч бирә.
Уйлавыбызча, бу конференциядә җиңелүчеләр булмады, укучылар үзләренең фәнни-эзләнү эшләрен яклады, сорауларга җавап бирде, аудитория алдына чыгып чыгыш ясады.
Җәлил гимназиясе администрациясе конференцияне оештыручыларга, конференция эшендә катнашучыларга тирән рәхмәтен белдерә һәм аларга яңа иҗади җиңүләр тели.

Римма МИҢНӘХМӘТОВА, Сарман районы Җәлил гимназиясе директорының уку-укыту эшләре буенча урынбасары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ