Логотип Магариф уку
Цитата:

Фәнис Яруллин иҗатына багышлана

Казан мәктәпләрендә 8 нче февральдә 103 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә үтәчәк “Мин тормышка гашыйк” исемле шәһәр фәнни-гамәли конференциясенә әзерлек атналыгы бара. Конференция әдәби талантларн...

Казан мәктәпләрендә 8 нче февральдә 103 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә үтәчәк “Мин тормышка гашыйк” исемле шәһәр фәнни-гамәли конференциясенә әзерлек атналыгы бара. Конференция әдәби талантларны барлау, укучыларда фәнни-эзләнү, тикшеренү күнекмәләрен формалаштыру, Фәнис Яруллинның иҗатын өйрәнү һәм пропагандалау максатында уза.
Башлангыч сыйныф укучыларына Фәнис Яруллин иҗаты буенча рәсем күргәзмәсе оештыру күздә тотыла. Өлкән сыйныфлар арасында Фәнис Яруллин иҗатында бәхет (туган як, балачак ) темасына шигырьләр конкурсы, сыйныф сәгатьләре узачак. Укучыларның фәнни хезмәтләрен галимнәр, мәктәп укытучылары бәяли. Җиңүчеләргә шәһәр мәгариф идарәсе дипломнары тапшырыла.  Килегез, даһилар!
Фото:  museum.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ