Логотип Магариф уку
Цитата:

Ф.Шакиров: «Штраф күләме 2 меңнән 200 мең сумга кадәр була»

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында «2019 елда региональ экологик күзәтчелек» темасына матбугат конференциясе узды.Конференциядә атмосфера һавасын саклау, су объектларын куллану, җир асты байлыклары...

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында «2019 елда региональ экологик күзәтчелек» темасына матбугат конференциясе узды.
Конференциядә атмосфера һавасын саклау, су объектларын куллану, җир асты байлыкларын файдалану һәм калдыклар белән эш итү мәсьәләләре каралды. Шулай ук табигатьне саклау законнарын бозуларны булдырмау буенча профилактик чаралар һәм акцияләр турында сүз алып барылды.
 - 2019 елда күзәтчелек чаралары барышында җәмәгать инспекторлары табигатьне саклау законнарын бозуның 3 меңнән артык очрагын кисәтте, – ди Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрының беренче урынбасары – әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә Татарстан Республикасының Баш дәүләт инспекторы Фаяз Шакиров, – Шуның 97,5 проценты юкка чыгарылды.

Шулай ук, Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы су законнарын бозуның 380дән артык очрагын ачыклаган. Анда автотранспорт чаралары хәрәкәте, яр буе полосасына рөхсәтсез чүп-чар ташлау, җир эшләре керә. Штраф күләме физик затларга – ике мең, ә юридик затларга 200 мең сум тәшкил итә.
– Министрлыкта халыкны җәлеп итү кысаларында иҗтимагый экологик кабул итү бүлмәсе эшли, ул үз эченә мәгълүмат алмашуның 10 төрле каналын ала. Бу - кайнар линия, интернет-кабул итү, «Халык контроле», «Мәктәп экопатруле» мәгълүмат системасы, – ди Фаяз Шакиров.

2015 елның 1 августыннан башлап табигать саклау законнарын бозу очраклары исемлеге тәкъдим ителгән.
Хокук саклау органнарына рөхсәтсез калдыклар ташлау урыннарын барлыкка китерүче җитештерү һәм куллану калдыклары ташлау, шулай ук киң таралган файдалы казылмаларны законсыз чыгару фактлары; гражданнарның су объектына ирекле үтеп керүен чикләү турында хәбәр җиткергән гражданнарга 1500 сум күләмендә акча түләнә. «Ә хокук бозучыны ачыклауда ярдәм иткән кешегә 100 мең сум күләмендә бүләк каралган.
Ралинә ЗАҺИДУЛЛИНА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ