Логотип Магариф уку
Цитата:

Февраль аенда истәлекле көннәр

1 – Россиянең беренче Президенты Борис Ельцинның тууына 90 ел (1931–2007).2 – Педагогика фәннәре докторы, методист, Татарстанның атказанган укытучысы Роза Гарифҗанованың тууына 100 ел (1921–2008).3 –...

1 – Россиянең беренче Президенты Борис Ельцинның тууына 90 ел (1931–2007).
2 – Педагогика фәннәре докторы, методист, Татарстанның атказанган укытучысы Роза Гарифҗанованың тууына 100 ел (1921–2008).
3 – Балет артисты, балетмейстер, педагог, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Нинель Юлтыеваның тууына 95 ел (1926–2014).
Рәссам-график, Татарстанның халык рәссамы, республикабызның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Тавил Хаҗиәхмәтовның тууына 85 ел (1936–2007).
Шагыйрь Мөхәррәм Каюмовның тууына 80 ел (1941–2003).
4 –Яман шеш авыруына каршы бөтендөнья көрәш көне.
СССРның беренче маршалы Климент Ворошиловның тууына 140 ел (1881–1969).
Шагыйрь Ринат Мәннанга 75 яшь.
5 – Рус тәнкыйтьчесе, публицист Николай Добролюбовның тууына185 ел (1836–1861).
6 – Фольклорчы галим, җәмәгать эшлеклесе Рәшит Ягъфәровның тууына 75 ел (1946–2008).
7 – Татарстан Республикасы Дәүләт гербы кабул ителгән көн (1992).
Рус рәссамы Владимир Маковскийның тууына 175 ел (1846–1920).
Шагыйрә, прозаик, журналист,Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Илсөяр Иксановага 55 яшь.
8 – Россия фәне көне.
Язучы, филолог, журналист Лев Успенскийның тууына 120 ел (1900–1978).
Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты, республикабызның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Шаһсәнәм Әсфәндиярованың тууына 95 ел (1926–1996).
Велосипедта узышу буенча ике тапкыр дөнья, 9 тапкыр СССР чемпионы Надежда Кибардинага 65 яшь.
9 – Халыкара теш табиблары көне.
10 – Бөек рус шагыйре Александр Пушкинны искә алу көне (1799–1837).
Рус язучысы Борис Зайцевның тууына 140 ел (1881–1972).
Шагыйрь Басыйр Рәфыйковның тууына 100 ел (1921–2019).
Язучы, тәрҗемәче, тарихчы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Солтан Шәмсигә 75 яшь.
Тарихчы, тарих фәннәре докторы Гөлчәчәк Нәҗиповага 60 яшь.
11 – Бөтендөнья сырхаулар һәм аларның хәлен белү көне.
12 – Балет артисты, балерина Анна Павлованың тууына 140 ел (1881–1931).
13 – Тел галиме,  журналист Гыймад  Нугайбәкнең  тууына 140 ел (1881–1943). 
Татарстанның һәм Каракалпакстанның халык, Россиянең атказанган артисты Вафирә Гыйззәтуллинаның тууына 75 ел (1946–2001).
14 – Халыкара компьютерчылар көне.
Халыкара китаплар бүләк итешү көне.
Спортның кышкы төрләре көне.
Педагогика фәннәре докторы, педагог-методист, Татарстанның атказанган укытучысы, Татарстанның һәм Россиянең атказанган фән эшлеклесе Лия Шакированың тууына 100 ел (1921–2015).
15 – Россиядә интернационалист сугышчыларны искә алу көне.
Татар халкының каһарман улы, патриот шагыйрь, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилнең тууына 115 ел (1906–1944).
Халкыбызның мәшһүр җырчысы, Татарстанның һәм Россиянең халык җырчысы, республикабызның Г.Тукай исемендәге  Дәүләт премиясе лауреаты, «Алтын Аполлон» бүләге иясе Илһам Шакировны искә алу көне (1935–2019).
Педагог, җәмәгать эшлеклесе Фазылҗан Хәмидуллинның тууына 120 ел (1891–1985).
16 – Чаллыда «КамАЗ» маркалы беренче автомобиль җыелганга 45 ел (1976).
Язучы Николай Лесковның тууына 190 ел (1831–1895).
Журналист, «Мир бизнеса» журналының баш мөхәррире Алсу Бикбаевага 70 яшь.
17 – Россиядә студент отрядлары көне.
Рус геологы һәм географы, туфрак эшкәртү фәненә һәм табигатьне комплекслы өйрәнү юнәлешенә нигез салган Василий Докучаевның тууына 175 ел (1846–1903).
Рус совет балалар шагыйрәсе Агния Бартоның тууына 115 ел (1906–1981).
19 – «Труд» газетасы чыга башлауга 100 ел (1921).
Композитор, Татарстанның халык артисты Александр Ключарёвның тууына 115 ел (1906–1972).
20 – Бөтендөнья социаль гаделлек көне.
Оренбургта татар телендә «Вакыт» газетасы чыга башлауга 115 ел (1906).
21 – Халыкара туган тел көне.
Бөтендөнья экскурсоводлар көне.
22 – Рус шагыйре, публицист Алексей Жемчужниковның тууына 200 ел (1821–1908).
Татар әдәбияты классигы, язучы, сәясәтче, журналист, татар милли хәрәкәте эшлеклесе Гаяз Исхакыйны искә алу көне (1878–1954).
23 – Ватанны саклаучылар көне.
Химик-органик, химия фәннәре докторы, Татарстанның һәм Россиянең атказанган фән һәм техника эшлеклесе, СССР Дәүләт премиясе лауреаты Гыйлем Камайның тууына 120 ел (1901–1970).
24 –  Немец филологы, фольклорчы, әкиятче Вильгельм Гриммның тууына 235 ел (1786–1859).
25 – Украин язучысы Леся Украинканың тууына 150 ел (1871–1913).
Педагог, журналист, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Россиянең атказанган укытучысы, 1960–1977 елларда «Совет мәктәбе» (хәзерге «Мәгариф») журналының баш мөхәррире булган Фатих Ибраһимовның тууына 105 ел (1916–1999).
27 – Филология фәннәре докторы Рөстәм Маликовка 60 яшь.
28 – Атом-төш сугышына каршы халыкара туплану көне.
Язучы, Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Геннадий Паушкинның тууына 100 ел (1921–2007).
Шагыйрә, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Шәмсия Җиһангировага 70 яшь.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ