Логотип Магариф уку
Цитата:

«Гаилә һәм мәктәп»: март саны

Җиһан буйлап Яз атлый, дуслар! Кошлар канатында очып, гөрләвекләр белән гөрләп, кояш нурларында күзләрне чагылдырып, туган ягыбызга Яз килә! Күңелләрнең җылылык һәм бәйрәм көткән мәлендә, «Гаилә һәм м...

Җиһан буйлап Яз атлый, дуслар! Кошлар канатында очып, гөрләвекләр белән гөрләп, кояш нурларында күзләрне чагылдырып, туган ягыбызга Яз килә! Күңелләрнең җылылык һәм бәйрәм көткән мәлендә, «Гаилә һәм мәктәп» журналы да сезнең язгы кәефкә үз сулышын өрә. Март санының тышлыгында ук татарның мөлаем, тырыш, талантлы хатын-кызлары, әниләре – «Әниләр һәм бәбиләр» проекты. XXI гасыр хатын-кызы үзен дә карый, иренә дә ярый белә, балаларына да вакыт таба, акча да эшли! Әнә шундый үрнәк хатын-кызлар белән гаилә кыйммәтләрен саклау, балага заманча тәрбия бирү алымнары турында сөйләштек.Әни булу – бик зур бәхет, әлбәттә. Әмма цивилизация чире хәзер күпләрне нәкъ менә шул тормыш мәгънәсеннән мәхрүм итә. Әти-әни була алмыйсыз дигән диагноз куелса, нишләргә? Балаларыбыз андый бәла белән очрашмасын өчен, нинди тормыш рәвеше алып барырга? Бүгенгебезне генә түгел, киләчәгебезне дә кайгыртып, Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан, җир йөзендә тормышның Анадан башлануын искәртеп, язма әзерләдек.

Әти-әни була алмауның бер сәбәбе – экологик проблемалар. Әйләнә-тирәбезне саклау, димәк, киләчәгебезне кайгырту булып чыга бит. Бу глобаль эшкә балаларны тарту, аларга үрнәк була белү – иң элек ата-ананың бурычы. Бу эштә әти-әниләргә һәм мөгаллимнәргә ярдәм итәргә булдык. Республикабыз буенча оештырылачак экологик проектлар белән таныштырабыз. Саваплы гамәлләр кылырга, иҗат итәргә һәм бүләкләр отарга бер дигән мөмкинлек! Шулай ук язгы каникуллар вакытында гаиләгез белән барырлык кызыклы һәм файдалы чараларны барладык. Бала тәрбиясендә гыйлем бирү генә түгел, файдалы ял да мөһим бит.
Ә менә педикулез чире тәрбиягә һәм чисталыкка гына бәйле түгел икән! Соңгы арада балаларның башы бетләү очраклары ешаю сәбәпле, әлеге проблеманы өйрәндек, укучыларыбызны кызыксындырган сорауларга җавап эзләдек. Әти-әниләр, сезнең өчен бик файдалы язма – «Бетләмәгез
Кызыклы материаллар моның белән генә бетми. Бик тиздән журнал язылучыларыбызның өйләренә килеп тә җитәр. Ямьле язлар, «тәмле» һәм файдалы укулар сезгә!
Ләйсән НИЗАМОВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ