Логотип Магариф уку
Цитата:

«Гаилә һәм мәктәп»: август саны

Җәйге айларда вакытны балалар белән күбрәк үткәргәнгәме, әллә яңа уку елы башланыр көннәр якынлашуы йогынтысымы – төп кыйблабыз булган бала тәрбиясе турында бик күп язылды бу санда. Язылмый ни, геройл...

Җәйге айларда вакытны балалар белән күбрәк үткәргәнгәме, әллә яңа уку елы башланыр көннәр якынлашуы йогынтысымы – төп кыйблабыз булган бала тәрбиясе турында бик күп язылды бу санда. Язылмый ни, геройларыбыз да саллы бит: Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илгиз Илдар улы Халиков һәм аның хатыны Гүзәл ханым. Гаиләдәге күп проблемаларның башы – этнопедагогиканы инкарь итү дип саный Халиковлар. Баланы әби-бабай йогынтысыннан мәхрүм итүче әти-әниләр аркасында тәрбия чылбырындагы бер буын өзелеп кала. Алай гына да түгел, балаң акагылышлы кыенлыклар белән очрашкач, ата-анадан: «Сез бу хәл белән очраштыгызмы? Ничек хәл итәр идегез?» – дип киңәшләшеп алудан кыенсынырга кирәкми. Ата-ана исән вакытта кеше ничә яшьтә дә бала булып кала, тәрбияләнүдән туктамый. «Әти-әнием ни әйтер» дигән хис йөрәктә яшәгәндә, без үз-үзебезне тәрбиялибез.
Баулы егете Марат Ильясов исә коточкыч авариядән соң исән калып, «урын өстендә калачаксың» дигән диагноз белән килешмичә аякка баскан шәхес. Алай гына да түгел, хәзерге заманында үзе кичергән кыенлыклар белән очрашкан сәламәтлеге чикле кешеләргә ярдәм итә ул. Корыч холыклы, әмма олы йөрәкле татар егете турындагы язманы укыганда күз яшьләрен тыеп булмый.
Игелек кылучы олы йөрәкле кешеләрне журнал битләрендә гел күрсәтеп бырырга тырышабыз. «Яхшылык йорты» дип аталучы язма әнә шундыйлардан булган Бөгелмәдә яшәүче Черепановлар гаиләсе – чираттагы геройларыбыз.
Мәктәп шау-шуы тынып торса да, ата-аналар күңелендә баланы мәктәпкә әзерләү дигән уйның бер минутка да чыгып торганы юк. Беренче сыйныфка кергәндә, укый-яза белү мәҗбүриме? Ни өчен 100гә кадәр санаган бала 3 алманы аерып күрсәтә алмый? Мәктәпкәчә яшьтә уку-санау алымнарын дөрес кулланмау югары сыйныфларда нинди комачаулыклар тудырырга мөмкин? Бу хакта педагог, «Школа 2100» укыту-методик үзәге методисты, дәреслекләр һәм уку ярдәмлекләре авторы Светлана Паршина белән әңгәмәдә яңгыраган бик күп гамәли киңәшләрнең файдасы тияр дип өметләнәбез.
Журнал битләрендә басылган һәр язма күңелләрегезгә барып җитәр, кайсын укып геройларга сокланырсыз, кайсыннан гыйбрәт алырсыз, ә кайсын дусларыгызга да укырга тәкъдим итәрсез, бер дә битараф калмассыз дип ышанабыз, хөрмәтле укучыларыбыз!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ